Кичә, бүген, иртәгә
Аналар көне уңаеннан
30 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар урамы, 74 б йорт, элекке балалар бакчасы бинасы) Аналар көненә багышланган зур бәйрәм булачак.
Бәйрәмне көндезге сәгать 11дә мастер-класслар башлап җибәрә. Баласын сау-сәламәт итеп үстерергә теләүчеләр - педиатр Маргарита Медведева, бүгенге мохит шартларында сәламәтлекне саклау өчен дөрес туклану буенча - Елена Галимова, ә һәрвакыт...
30 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар урамы, 74 б йорт, элекке балалар бакчасы бинасы) Аналар көненә багышланган зур бәйрәм булачак.
Бәйрәмне көндезге сәгать 11дә мастер-класслар башлап җибәрә. Баласын сау-сәламәт итеп үстерергә теләүчеләр - педиатр Маргарита Медведева, бүгенге мохит шартларында сәламәтлекне саклау өчен дөрес туклану буенча - Елена Галимова, ә һәрвакыт яхшы күренергә теләүче хатын-кызлар исә имидж психологиясе буенча Оксана Покатаеваның мастер-классларына килә алалар. Шулай ук, сабын ясау, шарф бәйләү һ.б. серләргә төшенергә теләүчеләрне дә төрле мастер-класслар көтә. Бу көнне биредә нәниләр өчен эшләячәк балалар бүлмәсендә төрле уеннар, конкурслар оештырыла. Көндезге 12дән сәгать 3кә кадәр «Нижнекамск зажигает звезды» дигән балалар конкурсының сайлап алу туры уздырыла (белешү өчен тел.: 42-40-12, 42-39-01).
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев