Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

12 июльдә Түбән Камада Питрауны билгеләп үтәчәкләр

Бәйрәмдә «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле һәм «Вольные распевы» казак җыр ансамбле чыгыш ясаячак.

12 июль, чәршәмбе көнне, иртәнге 8.00 сәгатьтә Түбән Кама районының Балчыклы авылында урнашкан Петр һәм Павел гыйбадәтханәсендә бәйрәм литургиясе узачак. Бу турыда Түбән Кама районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

9:30 сәгатьтә тәре йөреше башлана. Аның маршруты Петр һәм Павел гыйбадәтханәсеннән алып, Келәтле авылындагы чишмәгә кадәр сузылачак.

Моннан тыш, 18.00 сәгатьтә Түбән Каманың Рождества Христова гыйбадәтханәсендә (Тынычлык проспекты, 109) «Питрау-2023» бәйрәм чарасы узачак. Программада: җырлар, уеннар һәм күңел ачулар. Шулай ук җыелганнар алдында «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле һәм «Вольные распевы» казак җыр ансамбле чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев