Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Түбән Камалылар Никита Каймановның тууына 117 ел тулуны билгеләп үттеләр

Традиция буенча геройны аның хөрмәтенә аталган урамда искә алдылар.

Түбән Камалылар Советлар Союзы Герое Никита Каймановның тууына 117 ел тулуны билгеләп үттеләр. 1929 елда ул армиягә алына, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, совет-фин сугышында катнаша. Традиция буенча геройны аның хөрмәтенә аталган урамда искә алдылар.

Прости авылында туып үскән егет армиядә хезмәт иткәнче Алабугада түбә ябучы, Идел һәм Кама елгаларында матрос, Пермь өлкәсендәге Чусовой металлургия заводында эшләргә өлгерә.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә өлкән лейтенант Каймановка СССР чигенең Карелия участогындагы мөһим юл узелын саклауны йөклиләр. 19 тәүлек буена Кайманов подразделениесе заставаны саклый, дошманның күпсанлы атакаларын кире кага. Сугышта 14 чик сакчысы һәлак була, 40 тан артыгы яралана. Кайманов үзе контузияләнә, ләкин сугыштан чыкмый. Сугышчан бурычны үтәп, Кайманов отряды камалыш боҗрасын өзә һәм, сазлыклар һәм урманнар буйлап 160 километр үтеп, совет гаскәрләре белән кушыла.

«Бу чара бездә ел саен уза. Балалар бакчалары, мәктәпләр бирегә музейлардан экспонатлар, рәсемнәр алып килә», — дип билгеләп үтте 12 нче, 13 нче микрорайоннарның үзидарә советы рәисе Рәхилә Корбангалиева.

Традиция буенча геройның туган көненә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, чик буе гаскәрләре ветераннары җыелды. 15нче мәктәп территориясендә чыршы утырттылар, балалар өчен мастер-класслар оештырдылар, анда малайлар-кызлар окоп шәмнәре ясады, махсус беләзекләр бәйләде, сугышчыларга хатлар язды.

Никита Фадеевич Мәскәүдә яши, 1972 елда вафат була. Кайманов хөрмәтенә Прости авылында, Түбән Кама, Суоярви, Сортавала шәһәрләрендә урамнар аталган. Прости авылында Советлар Союзы Герое һәйкәле, Түбән Камада мемориаль такта куелган. Түбән Каманың 9 нчы мәктәбендә аның исемендәге музей эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев