Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

«Йөрәкләрендә шагыйрь рухы яши»

Гыйззулла Лотфи улы Габидуллин Оренбург өлкәсенең Хөсәен авылында туа.


Фронтовик шагыйрь, Бөек Ватан сугышы елларында язучы Габдрахман Әпсәләмов белән бер частьтә хезмәт иткән Гиз-эль Габидның (Гыйззулла Габидуллин) кызы Фәйрүзә һәм сеңлесе Мәдинә апалар белән Түбән Камада очрашырбыз дип кем уйлаган!

Хәер, бер шәһәрдә яшәп, үзләре дә бер-берсенең монда икәнен белмәгән алар. Күп елларга сузылган аерылышудан соң 2018 елда табыша ике кадерле җан. Бу хакта әле бүген дә тыныч кына сөйли алмыйлар — күзләре дымлана. Яңа танышларымның күңел түрендә саклана торган әлеге вакыйга турында алга таба сөйләрмен. Ә әлегә бергәләп газиз кешеләре белән бәйле истәлекләрне барлыйбыз. Сүтелгән хәтер йомгагы тәгәри дә тәгәри... 

Гыйззулла Лотфи улы Габидуллин Оренбург өлкәсенең Хөсәен авылында туа. «Бик иртә әнисез кала алар, — дип сөйли Мәдинә апа. — Күп тә үтми, гаиләгә яшь әни — күрше авылдан Фәрханә исемле кыз килә. Монысы минем әни була инде. Өч балалы кешегә кияүгә чыкканын белмәгән ул: бабам, улымның бер генә баласы бар, дип алдап китергән. Шушы өч сабый янына тагын тугызны алып кайталар. Гыйззулла абыем белән төрле әниләрдән булуыбызны үсеп буйга җиткәч кенә белдем. Әниемә беренче көннән үк «әни» дип эндәшкән. Әнием дә аңа ана назын кызганмаган, үз баласыдай якын күргән». 

Хәрби хезмәттә 
Малайның язу сәләте мәктәптә укыган елларда ук ачыла. Җиде сыйныфны тәмамлагач, Гыйззулла Богырыслан педагогия техникумына укырга керә. Аннан хәрби хезмәткә алына. Тик туган якларына юллары урау була егетнең — сугыш башлана. Гади солдат, соңыннан фронт газетасы хәбәрчесе буларак, Ленинградтан алып Финляндия, Норвегиягә кадәр сугышчан юл уза, Япониягә каршы хәрби бәрелешләрдә катнаша. Нәкъ менә дәһшәтле елларда аның язу куәсе ныгый, дошманга каршы ялкынланып шигырьләр иҗат итә. Гыйззулла Габидулинның иҗатын язучы Габдрахман Әпсәләмов та югары бәяләгән. «Аның шигырьләре орышлар арасында, учак яннарында язылган. Ул үзе күргән, үзе кичергән вакыйгалар турында яза. Гиз-эль Габидның шигырьләре оптимистик, Җиңүгә ышану, Ватанга чиксез мәхәббәт, дошманга аяусыз нәфрәт белән сугарылганнар», — дип яза әдип 1945 елда.

Сугыштан соң 
Шагыйрьгә туган ягына 1946 елда гына кайтырга насыйп була. Сугыштан соң ул Үзбәкстанның Карши, Шәһресәбз шәһәрләрендә балаларга рус теле һәм әдәбияты укыта, мәктәп директоры булып эшли. Мәгъфүрә исемле кызга өйләнеп, бер-бер артлы өч балага гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы, аларга да әти-әни назын күреп үсү насыйп булмаган шул. Гыйззулла Габидуллинның кызы Фәйрүзә апа истәлекләреннән: «Әтидән без бик кечкенә булып калганбыз: мин — беренче сыйныф укучысы, энем Рөстәмгә — дүрт, төпчегебез Миләүшәгә ике генә яшь булган. Каты авырудан соң 37 яшендә мәңгелеккә китә ул. Безнең өйдә китаплар күп иде, газета-журналларның да исәп-хисабы юк. «Казан утлары» журналын аеруча яратып укыган.

Сугыштан соң анда әтиемнең көрәштәш дусты Габдрахман Әпсәләмов җаваплы сәркатип вазифаларын башкарган. Әти белән алар бик якын булганнар, аралашып яшәгәннәр. Әти үлеп, сигез елдан соң әнисез дә калдык. Безне аның Ростов-наДону шәһәрендә яшәүче апасы тәрбияләп үстерде. Хәзерге акылым белән аңлыйм: бик авыр булган инде аңа. Өч ятимне үз канаты астына сыендыру өчен нинди зур тәвәкәллек, сабырлык кирәк! Андый олы йөрәкле кешеләргә һәйкәл куяр идем!». 

Әйе, бормалы, сикәлтәле була әңгәмәдәшләремнең тормыш юллары. Туып үскән җирләреннән аерып, Урта Азия якларына алып китә ул аларны. Биредә икесе дә гаилә коралар, балалар үстерәләр. Мәдинә апа гомеренең кырык елын медицинага багышласа, Фәйрүзә апа әтисе юлын сайлый — укытучы булып эшли. Юллар берара аерылып та тора әле. Аннан янә кисешә, тагын аерыла. 1993 елда Фәйрүзә апа гаиләсе белән Түбән Кама шәһәренә күченеп килә. Мәдинә апага исә 2004 елда гына кайтырга насыйп булган. «Күңелемнән бер генә дә чыкмады. Кайда икән бу бала, дигән уйлар белән яшәдем. Ничә елдан соң Түбән Камада күрешербез дип башыма да китереп карамадым», — дип хатирәләрен яңарта Мәдинә апа.

Көтелмәгән очрашу 
«2018 елгы Җиңү көнен бүген дә сагынып искә алам. Гаиләм белән «Үлемсез полк» акциясендә катнаштык ул елны. Чара тәмамлангач, утырып чәйләр эчтек тә кайтыр юлга чыктык. Шулчак берәүнең кулындагы портретка күзем төште. Игътибар белән карасам — Гыйззулла абыемның фотосы! «Кайдан беләсез бу кешене? Бу бит минем абый!» — дим. «Ул сезнең абыегыз була алмый, чөнки ул — безнең бабабыз», — ди яшьләр. Шулчак яныбызга әниләре дә килеп җитте. Мин аны шунда ук таныдым — каршымда көләч йөзле Фәйрүзәм басып тора иде», — ди Мәдинә апа, күз яшьләрен сөртеп. 

Әңгәмдәшләремнең сөйләгәннәрен яңадан йөрәгем аша үткәрәм дә уйга калам: әгәр Мәдинә апа чарага килми калса (башта вакыйгалар нәкъ менә шундый сюжет буенча барырга охшап торган бит: Мәдинә апа, аякларым сызлый, акциядә катнаша алырмынмы, дип икеләнгәндә, кадетлар мәктәбендә эшләүче улы «Бабаларыбызга булган хөрмәтебез хакына чыгарга тиешбез!» — дип әнисен култыклап алып бара) яисә Фәйрүзә апа башка юлдан кайтып китсә, ничә еллар буе зарыгып көткән бу очрашу булмый да калыр иде! Юк-юк, бу турыда уйлыйсы да килми инде хәзер! Бер-берсе өчен җан атып, туганлык җепләрен саклап, кайчан да булса, һичшиксез, табышырбыз, дип өметләнеп яшәгәннәре өчен Аллаһның аларга биргән зур бүләге, әҗер-савабы булгандыр әлеге очрашу! 

Шөкер, бүген дә бергә алар: кунакка йөрешәләр, авырлыкларны бүлешеп, шатлык-сөенечләрне уртаклашып яшиләр. Яннарында «әнием», «әбием» дип өзелеп торучы якыннары бар. Икесе дә намазда. Мәдинә апага 2007 елда Хаҗга барып кайту бәхете дә елмайган. Сигезенче дистәсен ваклаган әңгәмәдәшемнең зиһененә, оста итеп сөйләвенә, сөйкемлелегенә сокланып туймаслык! Юкка гына «матур әби» димиләрдер инде үзен! 

Истәлекләр, ядкарьләр...
Фәйрүзә апа әтисе белән бәйле истәлекләрне, ядкарьләрне бөртекләп җыйган, аларны күз карасыдай саклаган. Ниләр генә юк анда: фотолар, орденмедальләр бирелү турында таныклыклары, хәрби билеты, хезмәт кенәгәсе, аның турында язмалар басылган газеталар... Алар арасында 1968 елда үзбәк телендә нәшер ителгәне дә бар хәтта. «Әтиемнең 50 еллыгына шәһәребездә зур чара үткәрделәр. Кунаклар Казаннан да килде. Алар арасында шагыйрь Әдхәт Синегулов та бар иде. Әтиемнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнгән кеше ул», — ди язмам герое. Бохара педагогия институтында читтән торып белем алган Гыйззулла Габидуллинның зачет кенәгәсен дә күреп шаккаттык. Ничек саклый алган икән аны Фәйрүзә апа! Ә шулай да әлеге ядкарьләр арасында иң кадерлесе, мөгаен, әтисенең 1943 елда язган хатыдыр. Саргайган кәгазь битенә энҗе-мәрҗән сыман тезелеп киткән шигырь юллары шагыйрьнең сөекле Мәгъфурәсенә булган керсез хисләрен чагылдыра.

Гиз-эль Габидның әдәби мирасы зур түгел. Сугыш елларында язылган шигырьләре «Алар сафта», «Беренче карлыгачлар», исемле җыентыкларда тупланган. Шагыйрьнең садә уйлары, саф хисләре, шигъри җаны аның балаларында, онык-оныкчыкларында дәвам итә. Рухы шаттыр, ИншәАллаһ. 

Г. Габидуллин (икенче рәттә сулда), Г. Әпсәләмов (беренче рәттә уңда).
Г. Габидуллин кызы Фәйрүзә белән 
(Сулдан уңга) Фәйрүзә Усманова, Мәдинә Габидуллина 

Шәхси архивтан алынган һәм автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев