«Игенче хезмәтенә мәхәббәт белән...»
Габделхак Шакир улы Шакировның исеме күп түбәнкамалыларга таныш.
Легендар шәхес, 1959 елдан башлап, шушы төбәктә авыл хуҗалыгын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. «Прикамский» һәм «Родина» совхозларында директор булып эшләде. Ә гомеренең соңгы елларында райондагы иң зур авыл хуҗалыгы берләшмәсен — «Түбән Кама» совхозын җитәкләде.
Үзем Түбән Камада яшәмәсәм дә, кайчандыр шунда яшәп, зур хезмәт куеп, тирән эз калдырган Габделхак Шакировка кагылышлы истәлекләрем байтак. Чөнки ул минем якташым — тумышы буенча Мамадыш районы Түбән Ушмы авылыннан. Аның турында яхшы беләм. Авылыбызда хезмәтләре белән дан казанган гаилә династияләре бик күп. Шакировлар — әнә шундый династияләрнең берсе иде. Алар өч бертуган ир-егет — Габделхак, Мөхәммәтҗан, Мөхәммәтсәлих — авылыбыз данын еракларга ишеттерделәр. Өлкәнрәк ике туган гомерләрен авыл хуҗалыгына багышласа, кече туганнары мәгариф системасында хезмәт куйды.
Узган гасырның 30 нчы елларында, күмәк хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән, икмәк җитештерү күләмен арттыру өчен, машина-трактор станцияләре (МТС) оештырыла. Авылларның алдынгы карашлы яшьләре шунда эшкә урнашып, гади сабанчыдан механизатортракторчылар булдылар, алга таба белемнәрен күтәреп, авыл хуҗалыгы белгечлекләре алдылар. Шулар арасыннан бертуганнар Шакиров Габделхак һәм Мөхәммәтҗан Шакировичларны аерым әйтү кирәктер. Тормышның төбеннән күтәрелгән бертуганнарның олысы — ике Ленин ордены һәм дистәләгән башка орденмедальләр кавалеры — Түбән Кама районындагы иң олы совхозны җитәкләсә, кечесе туган районында 30 ел «Кызыл флаг» колхозының алыштыргысыз рәисе булды.
Габделхак Шакир улы, 1936 нчы елда тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлауга, 15 яшеннән тракторга утыра, ә 19 яше тулгач, 1940 нчы елдан Совет Армисе сафларына алына. Моряк егет аннан бары тик 1948 нче елда гына кайта ала. Аңа 1945 нче елда Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга туры килә...
Сугыштан кайткан егетне «Мамадыш» совхозына партия оешмасы секретаре итеп куялар. Шул елларда партия мәктәбендә укып белем алгач, көчле оештыру сәләтенә ия булган Габделхакны 1955 нче елда Мамадыш районы партия оешмасы секретаре итеп билгелиләр, ә тагын бер елдан район башкарма комитеты рәисе вазифасын башкара башлый. Тик кайда гына хезмәт куймасын, үзен оста оештыручы буларак таныта. Таләпчәнлеге белән аерылып торса да, кул астында эшләүчеләрнең хөрмәтен казана.
Җирне, авылны, аның хезмәт сөючән кешеләрен яратучы бу кешегә олы тормыш юлына чыгу өчен кем юл күрсәткән? Авыл хуҗалыгы тармагына мәхәббәт тәрбияләүдә аңа балачагында һәм үсмер елларында кичергәннәре, инде балигъ булгач та МТСта тракторчы булып эшләве этәргеч бирмәдеме икән дип уйлыйм.
Тагын шунысы да бар: безнең авылда элек-электән иң еш сайлана торган һөнәрләр арасында авыл хуҗалыгының игенчелек юнәлеше икенче урында торган. Бу чын мәгънәсендә авыл халкының канына сеңгән тамак туклыгы, икмәк кытлыгыннан котылу чарасы булган. Үз тормышларын кырчылык белән бәйләп, шуннан үзләренә матди һәм рухи азык тапкан авылдашларның саны 40 ка якын. Мин районыбызның башка авылларында шулкадәр игенче белгечләрне белмим. Түбән Ушмы — иң күп агрономнар тәрбияләнгән авыл ул.
Язмам герое Габделхак абый Шакиров белән булган очрашуларның берсендә, аның белән булган әңгәмә хәтеремдә сакланып калды. «Без күргәнне Аллаһы тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен. Аны сөйләсәң, кеше ышанмас... Әнинең беренче баласы булып туганмын. Олы гәүдәле идем. 1936 елда МТСта эшли башлаганчы, тамагым туймады, кара икмәк, арыш ипиенең ул еллардагы тәме һаман да истә. Без барыбыз да урам, авыл балалары ач идек, басу-кырларда үлән җыеп ашадык, 18 километр ераклыктагы болынга юа җыярга бара идек. Рус авылының су тегермәннәрендә хәер сорашып, тегермән тузаны җыйдык. Хөкүмәтнең мал сую пунктыннан, алдан сөйләшеп куеп, кырык карта, эчәге калдыклары алып кайта идек», — дип искә алган иде ул балачагын. Шунда, әллә уйлап, әллә ялгыш: «Әгәр тук тормышта яшәгән булсагыз, сез нинди Габделхак абый булыр идегез?» — дип сораганымны сизми дә калдым. Габделхак ага, бераз уйланып торгач: «Миннән күпләр ул турыда сорый. Җавап бирү җиңел түгел. Шулай да, хәзергедәй холыклы, кешеләрне аңлый торган, аларның тормышларын кайгырта торган булыр идем, дип өздереп әйтә алмыйм. Тук кешенең күңеле шук була, дип әйтә халык», — дигән иде...
Ипекәй! Икмәк! Кешегә яшәү көче биргән икмәккә карата мактау сүзләре күп әйтелгән. Аны табын түренә китерүчеләр шулай ук олы мактауга лаек. Язмам герое Габделхак Шакиров гомерен иген игүгә багышлаган фидакарь шәхес, легендар җитәкче. Ә инде игенче хезмәтенә мәхәббәт аңа туган җирендә, әти-әнисе үрнәгендә күчкәндер, мөгаен.
Габделхак Шакиров исемен мәңгеләштерү буенча туган ягында зур эш алып барыла. Әле күптән түгел, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Петрович Ивановның шәхси тәкъдиме белән, бертуган Шакировларга булган олы хөрмәтне дәлилләп, шәһәребездә төзелеп килүче яңа микрорайондагы бер урамга шушы шәхесләр исеме бирелде.
Хәлим Сәлахов, ТР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев