Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Элемтәче әтием

Әтием Мәлик Мохтаровка Бөек Ватан сугышына повестка 1941 елның көзендә килә. Берничә ай элемтәчеләр әзерли торган курста өйрәтеп, аны Сталинград фронтына жибәрләр. Әтием сугышта элемтәче булып хезмәт итә. Сталинград, Украина Румыния, Венгрия, Польша, Австрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша. Аның дүрт «Батырлык өчен», Варшава, Будапешт, Бухарест, Прага, Вена шәһәрләрен азат иткән өчен медальләре бар.

 Сугыш беткәч, 1947 елнын көзендә туган авылы Көекка әйләнеп кайта. Әле дә хәтеремдә, әти йоклаганда саташып: "Немцы идут, самолеты бомбят! Немцы нас окружают”, – дип кычкырганына куркып уяна идем. "Сталинградтагы мәхшәрне онытырлык тугел. Һәр йорт, һәр кат өчен сугыштык. Өске каттан немецлар ата, ә без аскы катта. Күпме яшь егетләр ятып калды шул катлар арасында. Яшь солдатларны эшелон белән алып киләләр, алар вагоннан да төшергә өлгерми, немец самолетлары бомба яудыра башлый. Бераздан тынлык урнаша. Без мәетләрне жыеп, вагоннарга төяп озатабыз. Күпме яшь гомер вакытсыз өзелде. 1942 елның кышы бик салкын булды, атларнын танавыннан кан ага иде. Ә безгә шул салкында кушылганны ничек тә булса үтәргә кирәк. Салам яки печән эскертенә яшеренеп, берничә сәгать тын да алмый утырган вакытлар булды. Якында гына фашистларнын сөйләшкәннәре дә ишетелә иде" - дип, сугыш мәшхәрләрен безгә сөйли иде әтием.

 1943 елның гыйнварында немец генералы Паульсны әсирлеккә алганны да сөйли иде безгә. Ике якка солдатларны тезеп бастырып, генералны шул тере коридордан уздырганнар.

 Сугыш чоры законнары кырыс, тәртип бик көчле, боерыкны үтәмәүчеләрне хәрби трибунал хөкем итә. Әтием Мәлик тә сугыш чорының кырыслыкларын үз жилкәсендә татый. Бер заданиедән кайтуга икенчесе көтеп тора. Берничә төн керфек тә какмаган элемтәче командирга "йокым килә" дип кенә әйтә ул. Командир әтиемне приказга буйсынмый дип, хәрби трибуналга бирә. Анда инде тикшереп тору юк, командир һәрчак хаклы. Хәрби трибунал әтиемне "атарга!" дигән карар чыгара.  Карарны үтәү өчен бер солдат аны басуга, атарга алып китә. Җитмәсә, каберне дә үзенә казыталар. Каткан жир сапер көрәгенә генә бирешергә теләми. Әтием күз яшьләренә буылып, күңеленнән туган авылы, якыннары белән хушлашып күпме вакыт жир казыгандыр: бер солдатның аларга таба килүе күренә. Баксаң, әтиемне "Батырлык өчен" медале белән бүләкләү турында Указ килгән һәм шул әтиемнең гомерен саклап калган. Әтием безгә Бөек Ватан сугышы турында бик күп истәлекләр сөйләп калдырды.

Менә шуларның берничәсе генә:

 "Исемдә калган бер фронт хатирәсе: взводта аталы-уллы ике солдат хезмәт итте. Улы бирелгән заданиене үти алмагач, аны солдатлар алдында атып үтерделәр. Әтисе бу кайгыны ничек күтәргәндер, безнең күздән яшь акты. Тагын бер нәрсә искә төшсә,  күздән яшь кипми. Немец самолетлары бомбага тотканда минем янымда гына яткан солдатнын эченә снаряд кыйпылчыгы тиде да, эче ярылды. Ул мескен үрмәли, артыннан эчәгеләре җирдән өстерәлеп бара, үзе "Убейте меня, не мучайте" дип, безгә ялына. Ничек кулың барып, атарга кирәк?..

Венгрияга кергәч, Балатон дип аталган күл янында, безне тагын фашист самолетлары бомбага тота башлады. Нишлисең инде, барыбыз да суга сикердек. Шул бәрелешта күрше авылдан Габделхак исемле кешегә снаряд кыйпылчыгы тиеп, аягы өзелде. Ә бер якут егете улемнән нык курка иде. Сакта тормас өчен, башкаларга үз паегын биреп, ачтан шешенеп үлде.

Көнбатыш Украинаны азат итканда бер хутордан фашистларны куып чыгардык. Авылда беркем юк, ә каяндыр ыңгырашкан тавышлар ишетелә. Бар кешене тере килеш коега ташлаганнар булып чыкты. Польшада да безне беркем колач жәеп каршы алмады. Өлкәннәр генә түгел, балалары да парк, урманнарда агач башыннан совет солдатларын кырды гына. Моны соңыннан белеп алгач, паркка, урманга кергәнче, агач башларына ата башладык. Тагын бер авылга кергәч карыйбыз,  йорт баскычында бер карт утыра. "Немецлар бармы?» дип соравыбызга дәшми. Өйдә, өстәлдә парлары чыгып торган аш тора. Сарайга кердек кенә, кемдер тыштан ишекне бикләп тә куйды. Безнең солдатлар "Немецлар безне чолганышта калдыра" дип, тавышлана башлады. Мылтык штыгы белән ишекне көчкә ачтык, теге бабай һаман баскычта утыра. 1944 елда Икенче фронт ачылгач, Америка солдатлары белән бергә сугышырга туры килде. Алар сугыша да белмәде, артык жаваплылык та сизмәде".

Әти гомере буе буылып йөткердерде, анда хроник бронхит иде. Алар ничек кенә авыр булмасын, халкыбызнын яхшы тормышта яшәве өчен, Ватан өчен утка керде, күпмесе сугыш кырларында ятып калды.

Аларның батырлыгы тарихта онытылмас! Бөек Ватан сугышында совет солдаты батырлыгы хәзерге буян яшьләре өчен үрнәк ул.

 Резедә Сыровая-Вафина

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев