Түбәнкамалылар 3,5 километр озынлыктагы бөке аркасында шәһәргә керә алмый
Түбән Кама янындагы Зәй елгасы аша күпердә ике якка да бөкеләр барлыкка килгән.
Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәр итә.
Бу – юл полосаларының берсендә ремонт эшләре башкару белән бәйле. Шул сәбәпле, шәһәрлеләргә Түбән Камага керүе һәм чыгуы кыен.
Картада күренгәнчә, бөке күпергә кадәр шәһәр ягына таба якынча 3,5 километрга, икенче яктан якынча 3 километрга сузылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев