Шигырьләр
Сагыну
Әй, Ходаем,
нишлим икән?
Сагынуга чара юк.
Әти-әни
яннан киткәч,
Эзләнүдән файда юк.
Кайтам авыл өенә,
Әти-әни өйдә күк.
Коймак пешереп,
самавыр куеп,
Тәрәздән
карыйлар күк.
Юк, табалмыйм
мин аларны,
Тормыш
үзенекен итте:
Әти-әни безне
калдырып
Теге дөньяга китте.
Керәм мин
капканы ачып,
Ишектә –
тимер йозак.
Әти-әни өйдә юк шул,
Алар бездән бик ерак.
Хәзер инде
безнең бурыч –
Күбрәк гыйбәдәт кылу.
Үлгәннәргә,
хәер биреп,
Каберләрен чистарту.
Татьяна ЧЕКАШОВА,
Олы Аты авылы.
Фатир алдым
Совет чорын
хурлый-хурлый,
Яшибез бит без,
туганнар.
Бүген бармы икән
Яхшы тормыш
корганнар?
Торак-фәлән
бирү бетте,
Йортсыз булмый
яшәп тә.
Төннәр буе
уйлап ятам:
Кемнәр яши рәхәттә?
Ничек фатир
алып булсын
Айлык хезмәт акчаңа?
«ЖКХ» түләүләреннән
Ничә сум акчаң кала?
Уйлый торгач,
уйлап таптым:
– Керми булмас
әҗәткә,
Төн йокламый
эшли торгач,
Чумдым мин дә
«рәхәт»кә.
Тиеннәрне җыя-җыя,
Тиендем мин
«байлык»ка.
Фатир сатып
алдым әле,
Шөкер кылам
саулыкка.
Шатлыкларым
эчкә сыймый,
Горурланам үзем дә:
«Перестройка»
күп сынады,
Тырышлык шул –
үземдә.
Анастасия УСАЧЕВА,
мәгариф ветераны.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев