Питрау көне белән!
Кадерле карендәшләр, хөрмәтле түбәнкамалылар!
Кояшлы чәчкәле җәйнең кыл уртасында Татарстаныбыз буенча гөрләп узган Питрау бәйрәме белән һәммәгезне тәбрик итәм. Җәйләр сыман иркен һәм киң күңелле, җәйге яланнардагы аллы-гөлле чәчкәләр кебек нәфис безнең керәшеннәр бу дөньяга үзгә бер яктылык, яхшылык өсти һәр милләт һәм традицион диннәрдәгеләр белән туганнарча тату яши; илебездә тынычлык-иминлек булсын өчен тырыша.
Киләчәктә дә күп милләтле Татарстаныбызыны төрле милләтләрнең дуслык йорты итү өчен, безнең керәшеннәр кулдан килгәннең барысын да эшләр дип ышанам. Һәм барыгызны да тагын бер мәртәбә узган Питрау бәйрәме белән котлыйм. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим. Һәр көнегез Питрау бәйрәме кебек ямьле, табыннарыгыз мул, җаныгыз тыныч булсын.
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА,
Түбән Кама «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе
Фото шәхси архивтан алынды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев