Әлеге бәйрәм Пасхага бер атна калган якшәмбедә үткәрелә. Бәрмәнчек - керәшен сүзе. Урысчага тәрҗемәсе - верба, ә татарча - тал песие. Бәрмәнчек сүзе «бәргәләү»дән алынган. Ул Евангелиедә тасвирланган бөек вакыйгаларның берсе булып санала.
Бәрмәнчек атнасында су буйларында үсә торган таллар бөреләрен кабартып, чәчәк аталар. Песиле талның ботакларын өйгә алып кайтып,...
Әлеге бәйрәм Пасхага бер атна калган якшәмбедә үткәрелә. Бәрмәнчек - керәшен сүзе. Урысчага тәрҗемәсе - верба, ә татарча - тал песие. Бәрмәнчек сүзе «бәргәләү»дән алынган. Ул Евангелиедә тасвирланган бөек вакыйгаларның берсе булып санала.
Бәрмәнчек атнасында су буйларында үсә торган таллар бөреләрен кабартып, чәчәк аталар. Песиле талның ботакларын өйгә алып кайтып, сулы савытка утыртырга кирәк. Халыкта, бәрмәнчек белән стеналарны бәргәләсәң, өеңә тынычлык килә, тәнеңә тидерсәң, сихәтләнәсең, дигән ырым яши. Ул ботакларны, мал-туар исән-имин, бәрәкәтле булсын, көтүдән туры өйгә кайтсын, дип, каралты курага да кыстырып куялар. Тал песие эре булса, тавык-чебеш, каз-үрдәк эре була, дип санаганнар. Бу көнне кешеләр бер-берсенә яхшы теләкләр теләгәннәр, җырлар җырлаганнар. Бәрмәнчек ботакларын чиркәүгә алып барып, аруландырганнар. Аны өйгә алып кайтканда, бәрмәнчек такмакларын, җыруларын башкарганнар. Аннан соң, песиле талны изгеләр сурәте каршына куйганнар.
Олы уразаның уртасында, чәршәмбе көнне, кайбер өйләрдә, арыш оныннан кач - күмәчләр (просфора) пешергәннәр. Яшьләр һәм балалар, авыл буйлап, өй тәрәзәләре каршына басып, такмаклар башкарганнар. Өй хуҗалары аларны күмәчләр белән сыйлаган. Кайвакыт җыручыларны эрегән кар суы белән коендырганнар. Аны чокыр төпләреннән җыеп алганнар. Әлеге кар суы савыгу, арулану һәм начар көчләрдән саклану өчен файдалы, дип ышанганнар. Олы Уразаның дүртенче атнасында (шулай ук аны Качка баш ору бәйрәме дип тә әйтәләр) пешерелгән кач - күмәчләрне чиркәүгә аруландыру өчен алып барганнар. Ә соңыннан, аларны ваклап, әз-әзләп мал-туар азыгына салганнар.
Нина ВАРАКСИНА,
«Туганайлар» газетасы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев