Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Кама районы полициясе Кама Аланы балалар бакчасында булган хәл буенча тикшерү үткәрә

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендәге «Алтын балык» балалар бакчасында тәрбияче баланың битенә суккан.

Шаһитлар бу хәлне видеога төшереп социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе Кама Аланы балалар бакчасында булган хәл буенча тикшерү үткәрә.

Аны тәмамлагач, барлык материаллар ТКна җибәреләчәк.

 Бу хакта НТР 24 каналына ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткән.

«Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү үткәрелә, барлык җыелган материаллар процессуаль карар кабул итү өчен Тикшерү комитетына җибәреләчәк»

НТР 24 каналы хәбәр итүенчә, зыян күргән кызга ике яшь тула. Тәрбияче әлеге балалар бакчасында 1991 елдан бирле эшләгән. Эчке тикшерүдән соң аны эшеннән куганнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев