Түбән Кама паркларында мәдәни чаралар уза
Түбән Камада «Мәдәни мохит» программасы кысаларында мәдәни чаралар дәвам итә.
Шәһәр халкы өчен Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама артистлары чыгыш ясаячак.
21 июль көнне «Гаилә» шәһәр паркында «Төрле төстәге күк!» бию-күңел ачу программасы була. Башлана 15.00 сәгатьтә. Шул ук вакытта Тукай паркында «Ел әйләнәсендә халык уеннары» дип исемләнгән музыкаль-уен чарасы уза.
22 июльдә 17.00 сәгатьтә « Гаилә» шәһәр паркында түбәнкамалылар өчен Казаннан «Болгар кызлары» ансамбле һәм Түбән Камадан Марат Фәйрушин чыгыш ясаячак.
23 июль көнне 18.00 сәгатьтә «Гаилә» шәһәр паркында Түбән Кама актерлары катнашында «Дуслык безгә уңыш китерә» дип исемләнгән тамаша була.
24 июль көнне 17.00 сәгатьтә «Гаилә» шәһәр паркында Казаннан Айдар Рәкыйповның эстрада театры чыгыш ясаячак.
21, 22 һәм 23 июльдә түбәнкамалылар өчен ачык һавада фильмнар күрсәтеләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев