Менделеевскидагы яңа арт-киңлек Россиянең рекордлар китабына кертелергә мөмкин
Арт-объект «Пастернак укулары» фестивале өчен булдырылган.
Менделеевскидагы «Атмосфера» пыяла гөмбәзе Россиянең рекордлар китабына керергә дәгъва итә. Арт-киңлек «Пастернак укулары» фестивале өчен булдырылган.
Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев сүзләренчә, хәзер Россиядә ел әйләнәсе эшләүче иң зур гөмбәзнең мәйданы 400 кв. м., ә Менделеевскида — 706 кв. метр.
«Пастернак укулары» фестивале Менделеевскида 15-17 сентябрьдә узачак. Чарага дөньяның төрле почмакларыннан — Казахстан, Көньяк Корея, Кытай һәм башка илләрдән кунаклар киләчәк, дип ассызыклады Беляев «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә. Гөмбәзне 23 августта ачу планлаштырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев