1 июльдән коммуналь хезмәтләрнең бәясе үзгәрә
ТРның тарифлар буенча дәүләт комитеты кабул иткән карарлар нигезендә 1 июльдән Түбән Камада коммуналь хезмәтләрнең бәясе үзгәрәчәк.
Яңа бәяләр турындагы мәгълүматны «Жильё» идарәче компаниясе урнаштырган.
Җылылык һәм кайнар су – Гкал өчен 1 980,28 сум, салкын су – 27,70 сум торачак.
Табигый газның бер кубометры – 6,25 сумга кадәр, ТКО – 508,14 сумга кадәр яки бер кеше өчен 99,93 сумга кадәр бәясе артачак.
Электр энергиясе бер ставкалы тариф буенча бер киловатты – 4,3 сум, ике ставкалы тариф буенча (көн/төн) – 4,95/3,01 кВт/сәг торачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев