Түбәнкамалылар экологик премиядә җиңеп диңгезгә баруны ота ала
Катнашу өчен гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Түбән Кама халкы Росприроднадзорның экология буенча халыкара балалар-яшүсмерләр премиясендә катнашып, кыйммәтле бүләкләр яулый ала.
Премия күренекле проектлар, идеяләр һәм инициативалар өчен 12 номинациядә тапшырыла: «Экомир», «Экоблогер», «Экомультфильм», «Экопроект», «ESG-поколение», «Экотуризм», «Экопросвещение», «Экология души», «Экорисунок», «Экофокус», «Экосемья» һәм «Экошкола».
Призерлар һәм җиңүчеләр өчен бүләкләр: телефоннар, планшетлар, ноутбуклар, диңгезгә сәяхәт.
Катнашу өчен гаризалар 1 октябрьгә кадәр премия сайтында кабул ителә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев