Түбән Камада Яңа елга шәһәрне бизәү буенча бәйге уза
Нәтиҗәләр гыйнвар аенда ясалачак.
Түбән Камада Яңа елга шәһәрне бизәү буенча муниципаль бәйге уза. Иң актив түбәнкамалылар, шулай ук оешмалар, предприятиеләр, сәүдә объектлары төрле номинацияләрдә билгеләнәчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Гаризаны фотоматериал кушымтасы белән түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: ng2024art-nk@yandex. ru. Нәтиҗәләр гыйнвар аенда ясалачак.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
«Яңа ел балкышы» — бина фасадларын, агачларны, коймаларны комплекслы бизәү;
«Кышкы йорт» — йорт яны территориясен бизәү;
«Тылсым ясыйбыз» — учреждение һәм оешма биналарының тәрәзәләрен шарлар, яктылык гирляндалары белән бизәү;
«Әйдәгез могҗизага ышаныйк» — дәүләт, муниципаль предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең фойесын бизәү;
«Яңа ел — яңа шатлыклар» — сәүдә залларын бизәү;
«Бәйрәм безгә килә» — подъездны бәйрәмчә бизәү;
«Минем тылсымлы кышкы шәһәрем» — фотоконкурс (Яңа елның якты мизгелләрен һәм кышкы шәһәрнең матурлыгын чагылдырган оригиналь фотосурәтләр);
«Могҗиза көткәндә» — учреждениеләрдә, урамда яки йортларда Яңа ел чыршысының бизәлеше;
«Әкиятләр дә әйлән-бәйлән уйный» — балалар һәм ата-аналар бергәләп Яңа ел чыршысын бизи.
Бәйгенең һәр номинациясендә җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев