Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Пар аккошлар, матур агачлар

Әле дә исемдә, 8 Март бәйрәмендә әниемә бүләк итәр өчен, аннан качып, өстәл астында, диван артында кулъяулык, өстәл япмалары чигә идем. Хәтерем ялгышмаса, ул әле үзебезнең Югары Чаллы мәктәбендә, дүртенче класста укыган чагым булгандыр. Балачак хыялларымны, шөгыльләрен кызларыма да өйрәтергә телим. Шуңа күрә дә, авыру булса да, 22 яшьлек Ләйсәнем,...

Әле дә исемдә, 8 Март бәйрәмендә әниемә бүләк итәр өчен, аннан качып, өстәл астында, диван артында кулъяулык, өстәл япмалары чигә идем. Хәтерем ялгышмаса, ул әле үзебезнең Югары Чаллы мәктәбендә, дүртенче класста укыган чагым булгандыр.

Балачак хыялларымны, шөгыльләрен кызларыма да өйрәтергә телим. Шуңа күрә дә, авыру булса да, 22 яшьлек Ләйсәнем, медицина колледжының дүртенче курсында фармацевтлыкка укучы Гүзәлем һәм 1нче балалар бакчасына йөрүче 6 яшьлек Әдиләм белән, кичләрен бергәләшеп, менә шушы аккошларны ясыйбыз. Кофе агачын да үзебез "үстерәбез". Салфеткалардан менә шушы чәчкәләрне ясагач., әкияти агач хасил була.ТЭЦта шофер булып эшләүче ирем Рифкать тә без теккәнне, чиккәнне карап утыра, булыша да... Әлбәттә инде, һаман да чигәргә яратам. Ул эшне кечкенә кызым да зур игътибар белән күзәтә. Буш вакытларымда шәл, кофта һәм башмак бәйлим, бер эшсез, тик утыра алмыйм.

Гомумән, матурлыкны, гүзәллекне яратам. Табигать кочагында җаныма илһам җыеп кайтып, менә шушы гүзәллекне балалар белән бергәләп иҗат итү - минем өчен зур бәхет. Үз кулларыбыз белән ясап, туганнарыбызга һәм дусларыбызга да матурлык бүләк итәбез.

"Күңелем бизәге" иҗади бәйгесендә катнашырга ниятләвемнең сере гади генә: мәдәният елын төгәлләп, әдәбият елына аяк басарга торганда, китапханә хезмәткәре буларак, үземне сынап карарга теләдем.

Яшермим, беренче булып, бу конкурска үз кул эшләремне тәкъдим итү бик үк җиңел булмады. Әйдәгез, сез дә минем үрнәккә иярегез - "Туган як"ны укучыларны үз күңелебез җылыс салынган кул эшләребез белән сокландырыйк, дөньяны ямьләп яшик.

Әнфисә ФӘЙЗЕТДИНОВА,

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең китап укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев