Кечкенәдән үк, үз кулларым белән матур әйбер-кара эшләргә яраттым. Шул максаттан, 9нчы класста укыганда тегү-кисү түгәрәгенә йөри башладым һәм үземә киемнәр тегәргә өйрәндем. Без үскәндә кибетләрдә матур күлмәкләр аз була иде. Шуңа күрә, тукыма сатып алып, фасонын уйлап табып, тегүчеләргә заказ бирә идек. Кияүгә чыгып, кызым Эльза тугач, аңа да...
Кечкенәдән үк, үз кулларым белән матур әйбер-кара эшләргә яраттым. Шул максаттан, 9нчы класста укыганда тегү-кисү түгәрәгенә йөри башладым һәм үземә киемнәр тегәргә өйрәндем. Без үскәндә кибетләрдә матур күлмәкләр аз була иде. Шуңа күрә, тукыма сатып алып, фасонын уйлап табып, тегүчеләргә заказ бирә идек. Кияүгә чыгып, кызым Эльза тугач, аңа да матур киемнәр тегә башладым. Зәңгәр җирлеккә вак-вак розалар төшерелгән тукымадан - кызыма күлмәк, косынка һәм трусик тегеп кидердем. Аннан соң туган улым Марсельгә дә, кибеттә әйберләр булмаганлыктан, күп нәрсәне үземә тегәргә, үзгәртеп, яраклаштырып бирергә туры килде. Балаларны матур итеп киендереп йөртим дип, бәйләргә дә өйрәндем. Үземә һәм кызыма - шарф, башлык, бияләйләр, улыма - свитер, гетра, оекбаш-бияләйләр бәйләдем. Ангорка мамыгыннан «паутинка» шәлен дә бәйләргә өйрәндем. Тегү, бәйләү белән генә чикләнеп калмыйча, чигәргә дә өйрәндем. Җае чыккан саен әйберләремне күргәзмәләргә дә куям. Ветераннар йортындагы «Рассвет» иҗат үзәге җитәкчеләре Мария Пашина һәм Раиса Мищихина сәйлән белән эшләү һәм декупаж серләренә төшендерделәр.Кайманов урамындагы 5нче китапханәдә эшләүче «Вдохновение» клубына да, мастерларны тәҗрибә уртаклашырга чакыралар.
Мин 14 ел балалар бакчасында тәрбияче булдым, пенсиягә чыгар алдыннан «шинный»га фотограф булып киттем. Хәзер инде ун еллап пенсиядә.
Уңган-булганлыкка аеруча зур әһәмият биргән халкыбызда, «егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз», дигән бик тә мәгънәле гыйбарә бар. Мин аны аз гына үзгәртеп, замана хатын-кызына дип әйтер идем. Чыннан да, безнең зат барысына да өлгерә, барысын да булдыра бит!
Миңсылу ГАТАУЛЛИНА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев