1942 елда, Башкортстанның Яңавыл районындагы үзебезнең Иткинә авылында 2нче класста укыганда, апа урынына мин дә кычыткан җыеп тапшыра идем. Бер капчыгын ашханәдәге апама илтәм - эшчеләрне туйдыру өчен, ә ул миңа бинтлар бирә. Шул бинтлардан Кар кызы күлмәге тегеп (итәге кабарып торсын өчен тимерчыбыкка кигезеп), Чыршы бәйрәменә бардым. Чабата кигән...
1942 елда, Башкортстанның Яңавыл районындагы үзебезнең Иткинә авылында 2нче класста укыганда, апа урынына мин дә кычыткан җыеп тапшыра идем. Бер капчыгын ашханәдәге апама илтәм - эшчеләрне туйдыру өчен, ә ул миңа бинтлар бирә. Шул бинтлардан Кар кызы күлмәге тегеп (итәге кабарып торсын өчен тимерчыбыкка кигезеп), Чыршы бәйрәменә бардым. Чабата кигән Кар кызының аяк очында биегәнен күз алдына китерә аласызмы? Ә мин биедем... Сугыш чорында солдатлар өчен ике бармаклы бияләйләр бәйли идек. Челтәр бәйләргә дә бәләкәй чакта ук өйрәндем.
Ышанмассыз, әмма 1938 елдан башлап, бер дә йокламадым. Свердловскида, әтинең урман кискән чагы иде, без дә шунда. Кышын сарайдан чыгуыма, каршымда - мөгезле ак кәҗә, арткы ике аягына баскан да, миңа үтеп китәргә һич ирек бирми. Шунда бик нык куркып, тамчы да йок-ламас булганмын (1996 елга кадәр дәвам итте ул). 1976 елда авария булып, аягым сынган иде. Йокламыйм дигәнгә ышанмыйча, шундагы табиб минем янда тәүлек буе дежур иттерде. Башкаларга ышанмагач, 12 төн рәттән үзе дежур торды. Шуннан соң гына ялган сөйләмәвемә төшенеп, миннән гафу үтенде. Былтыр Һиндстаннан медицина белгече килгәч, янына бардым, тынычлык кирәк дип, дәва язып бирде... Бакчадан йортыбызга көчкә кайтып җитеп, диванга башымны терәүгә, кемдер башка суккандай, кинәт уянып киттем. Нибары 7 минут йоклаганмын...
Түбән Камага килүебезгә 38 ел була. «Шинник» кунакханәсендә администратор да булдым, пенсиягә чыккач ун елга якын вахтада да утырдым. Шул кунакханәгә урнашкач, күршемнән өйрәнеп, мамык шәл бәйли башладым. Махсус киерге кулланып, келәмгә кадәр тукыдым. Башта өйдәге стенага элеп куйдык, аннары бакчага илттек.
Тәксимә ШӘЙХЕТДИНОВА
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев