Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Авылның айлы төне

Егерме биш яшемдә дус кызым Флүрә белән ире Сабираҗан (кызганыч, ул мәрхүм инде) Германиядә ясалган курчак бүләк иткәннәр иде. Шул курчакка коену костюмы, күлмәк һәм башлык бәйләгән идем, алар хәзер дә саклана. Чигү белән мәктәптә укыган еллардан ук мавыгам. Авылымның айлы төнен дә чигеш аша тасвирларга тырыштым. Түбәтәйләр дә чиктем....

Егерме биш яшемдә дус кызым Флүрә белән ире Сабираҗан (кызганыч, ул мәрхүм инде) Германиядә ясалган курчак бүләк иткәннәр иде. Шул курчакка коену костюмы, күлмәк һәм башлык бәйләгән идем, алар хәзер дә саклана. Чигү белән мәктәптә укыган еллардан ук мавыгам. Авылымның айлы төнен дә чигеш аша тасвирларга тырыштым. Түбәтәйләр дә чиктем. Сораучы булса, әле хәзер дә чигәм. Балалар өчен йомшак, матур башмаклар, бияләйләр дә бәйлим.

Әнием Мәдинә заманында, нәфис бизәкләр белән, карават япмаларына, тәрәә челтәрләренә кадәр бәйләгән булган. Аның истәлеге итеп, кадерләп саклыйм.

Без балалар үстергән чорда, кибетләрдә кием-салым хәзерге кебек тулып ятмады, шунлыктан, сабыйларыбызга да, үзебезгә дә эчке киемгә кадәр бәйләдек. Бигрәк тә, улым Ринат тугач, бәйләмне кулдан төшермәдем. Ринат үзе дә кул эшенә оста булды: мәктәптә укыганда ук агачтан бик матур бизәкләп шкатулкалар, рамнар һ.б. ясады.

Мин үзем тегә белмим, ә ирем Хәтир куян тиресен иләп, бүрекләр тегү осталыгына ия. Аяк киемен дә үзе ремонтлый ул, хәтта өс киеменә кадәр тегә.

Сәйләннән һәм тимерчыбыктан үрелгән бу агачлар - Рәзиләмнең уналты яшьлек кызы Алсуның күңел бизәкләре. Алсу шәһәрдә колледжда беренче курста укый.

1976 елдан алып, барлыгы утыз елга якын шәһәрдәге 2нче дәваханәдә операция ясаучы хирургка булышучы шәфкать туташы булып эшләдем. Хәзерге вакытта Түбән Чаллы авылында яшибез. Сыер һәм бозау асрыйбыз. Кош-кортларыбыз да бар.

Телевизор краганда кулымнан бәйләмемне төшермим. Чигү һәм бәйләү - хатын-кыз өчен рухи бер ял гына түгел, күңел хисләре күчә торган иҗатка тиң.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев