Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Үзенчәлекле каләм иясе»

Шәһәребезнең «Апуш» балалар үзәк китапханәсеннән мәктәп укучылары беркайчан да өзелми. Уку көннәрендә алар укытучылары беләнкилсә, ял көннәрендә әти-әниләре, әби-бабалары, абый-апалары белән киләләр, бергәләп китап укыйлар, күргәзмәләрдә урнашкан иҗат җимешләре белән танышалар, язучылар белән очрашалар, гамьле әңгәмәләр куерталар. Шуңа да китапханәбездә китап авторлары белән күбрәк очрашулар оештыруны үз алдыбызга максат итеп куйдык һәм ул күркәм эшебез «Әдәби сфера» дигән проект нигезендә алып барыла.

Тәрбияви эчтәлектәге кичәләрдә Түбән Камада яшәп иҗат итүче каләм әһелләре генә түгел, Чаллы шәһәреннән дә бик теләп киләләр. Танылган язучылар Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Рәкит Аллабирде һ.б. күренекле шәхесләр белән уздырылган кичәләрне мисал итеп китерергә мөмкин.
Ә менә укучылар кышкы каникулга китәр алдыннан, «Үзенчәлекле каләм иясе» дип исемләнгән кичәгә гомерен сабыйлар тәрбияләүгә багышлаган шәһәрдәшебез, бер дистә китап авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы Нурзия Мирхазованы кунакка чакырдык. Әйтергә кирәк, ул үзенең тырыш хезмәте белән күпләргә үрнәк. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәйдан», «Гаилә учагы», «Сөембикә», «Түгәрәк уен» журналларының, «Туган як», «Шәһри Казан», «Безнең фикер» газеталарының актив хәбәрчесе булуы, матбугат битләрендә дөнья күргән тәрбияви язмалары, тәрбия һәм укыту эшендә кулланыла торган методик әсбаплары, балалар өчен язылган китаплары да шул хакта сөйли.
«Гамәлемнең һәрчак кирәклеге бу дөньяда мине яшәтә», – дип яза Нурзия Мирхазова узенең «Тормыш яме» дип исемләнгән шигырендә. Моның, чыннан да, шулай булуын, язучы белән якыннан аралашкан, шәһәребездәге 6 нчы һәм 8 нче урта мәктәп укучылары яхшы төшенде. Алар күңеленә үтемле итеп җиткергән «тормыш сабаклары»н, берсеннән-берсе мавыктыргыч мисаллар китереп сөйләгән балачак хатирәләрен, шигырьләрен үтә дә зур кызыксыну белән тыңладылар. Язучы белән булган әңгәмәдә Нурзия Мирхазованың республикабызга байтак кына танылган шәхесләрне биргән Мамадыш төбәгеннән булуын, ни өчен тәрбияче һөнәрен сайлавын, кайчан каләм тибрәтә башлавын да белделәр...
«Тырышлык һәрвакыт тиешенчә бәяләнә! Телефонга, айпад-айфоннарга алданып, вакытыгызны бушка сарыф итмәгез, күбрәк китап укыгыз, әйләнә-тирәбездәге матурлыкны күрергә өйрәнегез, актив булыгыз, бүгенге эшне беркайчан да иртәгегә калдырмагыз. Өлкәннәрне хөрмәт итегез, әти-әниегезне ничек сөйсәгез, туган телебезне дә шулай якын күрегез. Дус-ишләрегез, туганнарыгыз белән бары тик туган телебездә аралашыгыз», – диде ул, балаларга мөрәҗәгать итеп.
Биш балалы гаиләдә тәрбияләнгәндә үк олыларны – олы, кечеләрне – кече итеп күрергә гадәтләнгән кызчык, хезмәт төбенең – хөрмәт булуын да аңлап үсә, әти-әнисенең ышанычын аклый. Шунысы кызык, аннан беркайчан да «Дәресеңне әзерләдеңме?» – дип сораучы булмый... Газиз әткә-әнкәсенә көченнән килгәнчә көндәлек йорт эшләрен башкарырга булыша, үзеннән кечерәк туганнарын тәрбияләшә, «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укый...
Әлеге очрашуга мәктәп укучылары да зур әзерлек белән килгәннәр. Кәмилә Җиһангирова белән Алсу Шәмсиева язучының шигырьләрен яратып, күңелдән сөйләсәләр, калганнары аңа сораулар яудырдылар. Илдус Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат йортыннан килгән курайчылар ансамбленә йөрүче кыз һәм малайлар, җитәкчеләре Наил Миңнебаевның гармун моңына кушылып, курайда татар халкының милли көйләрен уйнады.
«Үзенчәлекле каләм иясе» – Нурзия ханым кичә азагында үзе белән алып килгән бер кочак «Гаилә һәм мәктәп», «Мәйдан» журналларын сыйныфтан тыш чараларда куллану, гаиләдә уку өчен укытучыларга, актив катнашкан балаларга өләште, татар телендә нәшер ителүче матбугатка язылырга чакырды.
Равия ТАКТАРОВА, «Апуш» балалар үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев