Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Укытучы, мәктәп директоры, сугыш ветераны

Шәңгәлче авылының өлкән яшьтәге кешеләре укытучы, мәктәп директоры һәм сугыш ветераны Гакыйф Хәлим улы Дусаевны зур ихтирам хисләре белән искә алалар.

Әнием Зәкия Зәйнуллина истәлекләреннән: «Гакыйф абый искиткеч кеше иде. Авылдашлар, укучылар аны шәфкатьле, гадел һәм дөрес карашлы кеше булганга ихтирам иттеләр. Без – сугыш чоры һәм аннан соңгы елларда үскән балалар – ачлыкны күп кичердек. Ач кешенең башында уку түгел, ашау кайгысы. Ә Гакыйф абый дәресләрне шундый кызыклы итеп аңлата иде, ашыйсы килүләр онытыла иде хәтта».
Гакыйф Хәлим улының сеңлесе Сәярә апа Шиһабиева истәлекләреннән:
«Гакыйф абый миннән 13 яшькә олы. Ул 1923 елның 20 мартында туган. Ә мин җиде айлык булып туганмын. Сәламәтлегем бик начар булган. Әнигә, барыбер үләчәк, карауның мәгънәсе юк, дигәннәр. Ул вакытта балалар бик еш үлгән. Гакыйф абый мине бик нык яраткан, кулына алып йоклата торган булган. Мине шулай үстергән. Үсеп җиткәч тә, мине әтием шикелле кайгырта иде».
Гакыйф Хәлим улы башлангыч белемне Шәңгәлче мәктәбендә ала. Ә урта мәктәпне Каенлыда тәмамлый. Аннары Зәй районындагы Шепкә авылында укытучы булып эшли башлый. 1941 елның сентябренә кадәр шунда эшли. Укулар башлангач, сугышка повестька килеп төшә. Гакыйф абыйның туган авылына кайтып әнисе, туганнары белән саубуллашырга да мөмкинлеге булмый, ул шул көнне үк сугышка китеп бара.
146 нчы укчы девизиядә командирлар курсын бетерә һәм 1942 елның гыйнварында Смоленск шәһәре юнәлешендәге Көнбатыш фронтка җибәрелә. Радиовзвод командиры булып, Можайск шәһәреннән Вязьма шәһәренә хәтле барып җитә. 1942 елның мартында каты яраланып, Мәскәү өлкәсендәге госпитальдә бик озак дәвалана. Май аенда, хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла һәм авылга кайта. Туганнары әйтүенчә, аның кулында бик тирән ярасы була.
Дүрт ай үткәч, «трудармия» сафларына алына. Гакыйф абый Казан шәһәрендәге порох заводында эшли. Шуннан кабат сугышка китә һәм 1945 елның маенда гына Шәңгәлче авылына кайта. Кайтканда күкрәгендә сигез медале була. Сугыштан соң Ширәмәт авылында РОНОда инспектор булып эшли. Аннан Кызыл Чапчак авылында мәктәп директоры вазифасын башкара. Соңыннан Шәңгәлче мәктәбе директоры була. Гакыйф Хәлим улы 700 балага исәпләнгән Шәңгәлче мәктәбен төзүне оештыра. Ул мәктәп 1981 елга кадәр сафта тора.
Гакыйф абый хатыны Нурдидә апа белән алты бала тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы, Гакыйф Хәлим улы 1977 елда каты авырудан соң, 54 яшендә вафат булды. Аны соңгы юлга озатырга Шәңгәлче мәктәбенең барлык укучылары һәм укытучылары, авыл халкы килде.

Фото Г. Дусаевның шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев