Тормышта үз юлларын табарлар
Чыгарылыш сыйныф укучылары соңгы имтиханнарын тапшырып, күп еллар белем алган мәктәпләре белән саубуллаштылар. Бу – аларның һәрберсе өчен җаваплы чор. Өлкәнәю, мөстәкыйль тормышка аяк басу... Шуңа күрә ата-аналар үзләренең балалары, педагоглар яраткан укучылары өчен горурлык хисләре дә кичерә. Бераз гына ямансу да...
Ике дистә елдан артык мәктәптә эшләгән кеше буларак, чыгарылыш сыйныф укучылары белән бергә, мин дә сөенәм, кайгырам, борчылам, уңышларына чиксез шатланам. Хәер, без – укытучылар, барыбыз да шундыйдыр.
Мин эшләгән 27 нче мәктәпнең 10-11 нче сыйныфларында шәһәрнең төрле микрорайоннарыннан килеп укыйлар. Химия һәм биология фәннәрен тирәнтен өйрәнүче сыйныфларда башка районнардан килеп белем алучылар да бар. Килгән укучыларның күбесе активлыкларын югалтмыйлар, тырышып уку һәм олимпиадаларда катнашу белән беррәттән, сыйныфтан тыш үткәрелгән төрле чараларда да теләп катнашалар. Шундыйлардан мин Таһир Сәйделов белән Инсаф Фәйрушинны атар идем. Ике ел безнең мәктәптә уку дәверендә бу егетләр үзләрен чын милли җанлы татар егетләре итеп күрсәтә алдылар. Алар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда катнашты, татарча үткәрелгән бер генә бәйрәм дә алардан башка үтмәде. Бәйрәм һәм кичәләргә сценарий төзүдән башлап, сәхнәдәге тамашага кадәр укытучының алыштыргысыз ярдәмчеләре булып, һәрвакыт бөтен эшне дә төгәл башкардылар. Инсаф концертларның алып баручысы булса, Таһир өздереп баянда уйный, матур бии.
Егетләрнең икесе дә үткән елда Г.Тукай исемендәге китапханәдә уздырылган «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен – шушы булыр синең бүләгең» муниципаль конкурсында уңышлы чыгыш ясап, финалга үттеләр, Таһир Сәйделов икенче урынны яулады. Таһирның быелгы чыгышы да нәтиҗәле булды...
Хәзер инде мәктәп еллары артта калды, соңгы кыңгырау балачак белән саубуллашуны белдерде. Алда зур тормыш сынаулары көтә. Егетләрнең икесенә дә киләчәктә зур уңышлар телим, тормышта да актив булуларына ышанып калам.
Кадрия ГАБДУЛЛИНА, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев