Соңгы бәхетле көн
Кулымда бик күптәннән төшерелгән фоторәсем. Саргайган һәм таушалган булса да, әтиемнең сакланып калган бердәнбер фоторәсеме, шуның өчен ул миңа аеруча кадерле.
Анда әти белән әнигә утыз тугызар яшь, өлкән дәдәмә унбер яшь тулып җитмәгән, кече дәдәмә ике яшь тулып узган, әле мин дөньяга килмәгән дә. Бу фоторәсемдә гаиләдә иң өлкән бала – Ольга түти генә юк. Ул – җитеп килгән кыз, өч-дүрт айлар гына элек, авылдан алты кыз, «вербовщик»ка ияреп, Харьков якларына шахта эшенә киткән булган. «Китмә, еллар болганырга тора», – дип үгетләп тә караганнар. Киткән, без олы кешенең сүзен колакка эләбезме соң яшь чакта?..
Нинди бәхетле көннәре: тигез гаилә, берсеннән-берсе матур, сәламәт балалар үсеп килә, әле тагын берсе дөньяга киләсен сиздерә. Моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме соң?! Йөзләренә чыккан елмаю чаткысы шуны раслап тора бит. Тагын берничә сәгатьтән өсләренә күтәрмәслек кайгы ябырыласын каян белсеннәр инде! Менә алар кояшлы, җылы җәй көнендә Зәйгә, базарга бөтен гаилә белән килгәннәр. Базар таралгач, әти: «Дөнья хәлен белеп булмый, еллар болганырга тора, дип сөйлиләр, әйдәгез бергә чакта карточкага төшик», – дигәч, нәкъ кырык беренче елның егерме икенче июнендә төшелгән фотокарточка бу.
Әле алар берни дә белми. Әтием озакламый сугышка дип җибәрелеп, Суслонгер концлагерында авыр эштән, ачлыктан җәберләнеп, ике-өч ай бет туйдырып, коры сөяккә калгач кына сугыш кырына җибәрәчәкләрен дә, гомеренең соңгы айларын яшәвен дә каян китерсен ул башына.
Әти белән әни арасында унбер яшьлек Павел дәдәй басып тора, шаянлыгы-шуклыгы йөзенә бәреп чыккан. Ул инде зур, ул – пионер. Киләсе сентябрьдә Кузяша авылында урыс мәктәбендә укырга җыена бит. Хыяллары ашмасын каян чамаласын инде ул гөнаһсыз сабый. Әтисез калачагы, шул яшеннән колхоз эшендә эшләп, авыр тормышны тартырга төп терәк булачагы аның төшенә дә кермәгәндер. Уналты яше тулгач аны ФЗО га куа башлыйлар. Аннан МТС та ачылган тракторчылар курсына укырга кереп кенә котыла. Армия сафларына киткәнче, төрле авылларда тракторчы булып эшләп, безне сугыштан соңгы елларда ачлыктан коткарып калган, әтиемне алмаштырган, гомере буе безне ташламаган дәдәм ул. Мең рәхмәт аңа!
Әнинең алдында ике яшьлек кече дәдәм утыра. Аның киеп утырган калфагын әле миңа да кияргә туры килде, ал төстә иде ул. Ятимлекнең ачысын-төчесен татып, бергә үстек, дүрт ел морфлотта хезмәт итте, гомере буе шофер булды, Түбән Камада яшәде. Ни тотса кулыннан килә иде, өч бала үстерделәр, оста гармунчы иде, гомере генә кыска булды.
Әнием турында яза башларга да тартынып торам. Аның күпме михнәтләр кичереп, безне үстергәнен сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Кырык беренче елда көннәр көзгә авышкач, әтидән, Суслонгердан хат килә, «Ачка үләбез, килә алсагыз сухари алып килегез», – дип яза ул. Авылдан анда берничә ир-ат була. Алты-җиде хатын җыелышып, капчык белән сухари күтәреп, бер авыз сүз русча белмәгән, гомерләрендә районнан чыкмаган кешеләр Суслонгерга юлга кузгала. Ул чакта әни минем белән авырлы була. Чаллы пристанена кадәр җәяү (60 чакрым), аннан пароходларга күчеп утыра-утыра, алланың ярдәме белән барып җитеп, әтиләр лагерен табалар. Әтиләр кайдадыр урманда эштә була. Кичкә кадәр аларны көтеп торырга туры килә. Менә тезелешеп кайтып килгән ир-атлар күренә. Барысы да бүрәнә күтәргән. Эшләгән җирләреннән шулай бүрәнә күтәртеп кайтаралар икән.
Әти ябыккан, танымаслык үзгәргән. Ашау коточкыч начар, ачтан ябыгып та, чирләп тә үлүчеләр бик күп, сезне килә алырлар дип өметләнмәгән дә идек дип, рәхмәтләрен җиткергән әти. Сухарины тапшырганда, тирә-якны солдатлар сырып алды, барысы да бер кабарлык кына бирегез дип, инәлә хәтта буш капчыкны әйләндереп селкегәч, җиргә төшкән ипи валчыкларын бармак очларына җыеп каптылар, дип сөйләде әни без зуррак булгач. Шул солдатлар шушы ук Ватанны саклап, икесенә бер мылтык белән немец автоматына каршы барырга тиеш бит әле югыйсә. Авыл хатыннары лагерь коймасы буенда төн кунып, кайтыр юлга чыгалар. Хатыннарын озатып саубуллашырга да рөхсәт юк. Хәрби тәртип.
Миннән кайчак: «Сиңа ничә яшь?» – дип сорыйлар. Фәлән яшь, дим, «Эш стажың күпме?» – диләр. Шул кадәр үк, тик ике айга кимрәк, дип җавап бирәм. «Алай булмый», – диләр. Була икән шул, – дим. Менә мин кырык икенче елның 24 февралендә туган, ә шул ук елның 15 апрелендә әни мине төреп, шәл белән муенына асып, кара көзгә кадәр сыер көтүе көткән. Көтүче – минем беренче һөнәрем.
Язам да фоторәсемгә карыйм. Фотога төшкәндә инде бит сугыш башланган булган, аның хәбәре генә авылга килеп җитмәгән. Базардан кайтып, ашап-эчеп йокларга яталар. Караңгы төндә йокы бүлеп кемдер дөбер-дөбер ишек кага. Ачсалар, ут күршеләре Петр Симашов (Олимпия чемпионы Федор Симашовның әтисе) икән, ул керә-керешкә: Ион дәдәй беттек, сугыш башланган дип, елап ук җибәрә. Ул чагында әле ул яңарак кына өйләнгән егет булган.
Инде йокы юк. Таңда башка тормыш, толлык, ятимлекләр, ачлыклар, ялангачлыклар, рәнҗетелешләр көтеп тора. Бәхетле, шатлыклы көннәрнең соңгысын алыштырып сугыш елларының беренче көне туа.
Тукмачевлар гаиләсе. 1941 ел, 22 июнь
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев