Без, аксакаллар, бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, балалар бакчаларында уздырылган кичәләрдә катнаштык. Мин үзем, 87нче һәм 88 нче бакчалардагы рус төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен саф татар телендә оештырылган кичәләрдә булдым.
87нче бакчада, Габдулла Тукай иҗаты аша рус балаларына татар телен өйрәтү максатыннан, «Тылсымлы әкиятләр»...
Без, аксакаллар, бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, балалар бакчаларында уздырылган кичәләрдә катнаштык. Мин үзем, 87нче һәм 88 нче бакчалардагы рус төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен саф татар телендә оештырылган кичәләрдә булдым.
87нче бакчада, Габдулла Тукай иҗаты аша рус балаларына татар телен өйрәтү максатыннан, «Тылсымлы әкиятләр» кичәсе әзерләнгән иде. Зал Тукай портреты һәм аның балалар өчен язылган әкиятләренең геройлары белән бизәлгән. Балаларның күбесе рус милләтеннән булуларына карамастан, Тукай шигырьләрен, аның шигырләренә язылган җырларны татарча башкардылар, төрле әйтемнәргә, сорауларга җавап бирделәр.
88нче бакчадагы бәйрәм кичәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Чыгыш ясаучы балалар солдатлар, диңгезчеләр һәм очучылар булып киенгәннәр. Тәрбиячеләрнең максатлары, бер яктан рус, балаларын татарча сөйләшергә өйрәтү булса, икенче яктан, балаларда патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Бу кичәдә Бөек Ватан сугышының ничек башланып китүен, аның беренче көннәреннән үк Татарстанның курку белмәс батыр уллары, кызлары Ватанны сакларга күтәрелүен, илебезне азат итү өчен аларның үзләрен аямыйча көрәшүләрен балалар татарча шигырьләр һәм җырлар аша җиткерделәр. Ә республика конкурслары лауреаты Айрат Ибраһимовның Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укуы кичәнең иң дулкынландыр-
гыч мизгелләреннән булгандыр.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев