«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Кама бүлегендә «Яшь әниләр мәктәбе» оештырылды.
- Бу минем күптәнге хыялым. Бүгенге яшь гаиләләр аерым яшәү ягында. Ә бала тәрбияләүгә кагылышлы йолаларның күбесен белмиләр. «Яшь әниләр мәктәбе»ндә без шулар белән таныштырырга телибез, - дип үз фикере белән уртаклашты проект авторы Гөлназ Сафиуллина.
Педагогия...

Педагогия колледжында белем алган Гөлназ һәр дәреснең план-конспектын үзе төзегән. Аена бер мәртәбә уздырылачак ул дәресләрне, сайланган темага карап, төрле һөнәр ияләре алып барырга тиеш. Яңа туган балага исем сайлау һәм исем кую, сөннәтләү, корбан чалу тәртипләрен, мәсәлән, дин әһелләре аңлата ала. Бишек җырлары, төрле уеннар аша сабыйны үстерү-тәрбияләү дәресенә педагогларны җәлеп итәргә була. Шулай ук, гигиенага (баланың тырнагын, чәчен кисү, аны дөрес юындыру) кагылышлы һ.б дәресләр дә оештырылачак.
Әниләр мәктәбенең беренче оештыру дәресенә, нигездә, медицина колледжы студентлары килгән иде. Хәер, алар бит булачак әниләр, шунлыктан бала тәрбияләүгә кагылышлы йолалар турында мәгълүматлы булып торуның файдасы тияр.
Шәһәрнең баш архитекторы Фирдәвис Хановның бу дәрестә сөйләгәннәре һәркем өчен файдалы: «Мәктәп татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен сак-лауда зур роль уйнар дип өметләнәм. Әле теле дә ачылмаган бала ана телендә җырлар тыңлап йокыга китсә, беренче сүзе «әти», «әни» булса, милләтебезнең киләчәге өметле дигән сүз. Мәктәпнең гомере озын, укучылары күп булсын».
Хановның, бу дәресләргә әтиләрне дә җәлеп итәргә кирәк дигән фикере дә бик урынлы, минемчә.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев