Кыш җиткәнен көтәбез
Кар яуганны карап тору кызык икән ул. Иртән торып, тәрәзәдән тышка карасам, бөтен җир ап-ак. Яңа яуган кар өстендә, кешеләр үтеп-сүтеп йөргән урыннарда, ап-ачык булып эзләре кала. Шунда бер эт йөгереп узды. Кар өстендә калган эзләргә ул да гаҗәпләнә иде булса кирәк. Аларны исни-исни бара. Хәтта, берчакны туктап, кире килеп,...
Кар яуганны карап тору кызык икән ул. Иртән торып, тәрәзәдән тышка карасам, бөтен җир ап-ак. Яңа яуган кар өстендә, кешеләр үтеп-сүтеп йөргән урыннарда, ап-ачык булып эзләре кала. Шунда бер эт йөгереп узды. Кар өстендә калган эзләргә ул да гаҗәпләнә иде булса кирәк. Аларны исни-исни бара. Хәтта, берчакны туктап, кире килеп, үзеннән калган эзләрне дә иснәп торды. Аннан соң, башын күтәреп пошкырды да, кабат алга йөгерде. Баштан икенче бер эт калдырган эзләр дип уйлагандыр әле... Урамдагы матурлыкка шулай сокланып торгач, өстемә җылы киенеп урамга чыктым. Күрше йорттан берничә малай да урамда йөриләр иде. Дустым Рәмис тә шунда икән. Без, таяк очы белән сызып, яңа яуган карга төрле сурәтләр ясадык. Кар тизрәк күп булып яусын иде, дип теләдек. Безнең тизрәк «ледянка»ларда шуасыбыз, кар тәгәрәтеп уйныйсыбыз килә шул.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев