Кечкенәдән аңлап үссеннәр
Татар халкында «Әдәп башы — тел» дигән мәкаль бар. 36 нчы балалар бакчасында үткән «Мирасыбыз ачкычы» дигән чара да нәкъ менә телебезне, күркәм йолаларыбызны саклап калуга юнәлдерелгән иде.
Чыннан да, Татар мәдәнияте атналыгы балалар бакчасында юкка гына игълан ителмәде. Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас, диләрме? Шул хакыйкатьне балаларга кечкенәдән сеңдереп үстерсәң, тарихыбыз да онытылмас.
Бакчада ата-аналар белән актив эш алып барабыз. Үткән һәрбер чарада, бәйрәмнәрдә алар безнең зур таянычыбыз булып торалар. Әлеге бәйрәмгә дә бик зурлап әзерләнеп килгәннәр. Бәлеш, чәк-чәк, кош теле, гөбәдия, бөккән дисеңме — татар халкының милли ризыклары белән өстәлләр сыгылып торды! Балалар һәрбер ризык белән танышып, ашап карадылар. Самавырдан бергәләп мәтрүшкәле чәй эчтеләр.
Бакчадагы тәрбиячеләр үзләре генә түгел, балалар да милли киемнәр белән күз явын алып тордылар. Татар халкының уен-җырлары белән танышып, чүлмәк ватыш, капкалы, «Чума үрдәк, чума каз» уеннарын гөж килеп уйнадылар. Төркемнән кызлар силәле бишеккә курчак салып, бишек җыры җырлап, «бала» йоклаттылар. Һәрбер кыз булачак ана бит, балалар бу эшне бик дулкынланып башкардылар.
Нинди бәйрәм биюсез була ди?! Татар көйләренә малайлар һәм кызлар парлы бию башкарганда, әти-әниләре дә урыннарында түзеп утыра алмыйча, балалары янына чыгып, җилкенеп бии башладылар.
Безнең киләчәгебез балалар кулында. Бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны онытмыйча саклап, барлап торсак, телебез дә сакланыр!
Ләйсән Билалова, өлкән тәрбияче
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев