«Безне рухи яктан баеталар»
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театрында башкорт язучысы Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәре буенча куелган спектакль премьерасын карадым. Үземнең кайбер фикерләрем белән уртаклашмакчы булам.
Мәңге онытылмас сугыш елларын тагын бер кат искә төшергән бу спектакль уңыш казанды, дип әйтә алам. Спектакль барышында сугыш кырын да, анда мәңгелеккә ятып калган сугышчыларны да, тылдагы халыкның ачлытуклы яшәвен дә, җимерелгән язмышларны да күз алдыннан үткәрдек.
Бу күренешләрне искиткеч оста башкарган өч буын артистлар, өлкәннәр һәм яшьләр янында балаларның да катнашуы аеруча зур игътибарга лаек булды. «Бишегем» балалар театрына йөрүче яшь артистлар сәхнәдә үзләрен гаять иркен тоттылар. Ә аларның җитәкчеләре, танылган артист Юрий Павлов төп рольне – Кендекне башкарды.
Артистларның осталыгын әйтеп бетерү мөмкин түгел, шулай да Әсгать ролен башкарган Рәдис Гариповка тукталасым килә. Сәхнәдә үзен тотышы, уйнавы белән игътибарны җәлеп итә ала егет. – Юк-юк, минем ашыйсым килми. Әле генә күмәч ашап килдем, – дип шундый ышандырып әйтте ки, аның йөзенә карап, чыннан да, бу егет атнага бер тапкыр гына умач ашап яши икән, дип уйлый алмыйсың. Ә Кендек белән икесенә кечкенә генә икмәк кисәген бүлеп, җирдәге валчыкларны җыеп, бармакларын ялыйялый ашагач, шунда ук җитди кыяфәткә кереп:
– Кендек, мин бит сиңа ялганламадым! Ашыйсы килгәнне онытасым килде, – дип моңсуланганын күреп, йөрәгем кысылып куйды.
Сәхнәдә бишекне күргәч, балачагым исемә төште. Без алты бала авыл өендәге матчаның ыргагына эленгән әткәй ясаган агач бишектә тирбәлеп үстек.
...Театрдан кайтканда, танышларым фикерләре белән уртаклаштылар. Хезмәттәшем Сания:
– Мин бу әсәрне күп еллар элек укыган идем. Ә бүген рәхәтләнеп, сөенеп-көенеп карадым, – диде. Танышым Ләбибә ханым исә:
– Күмәк күренешләрдә «Бишегем» театрына йөрүче оныгым катнашты бит әле, – дип мактанып алды.
Сүз уңаеннан, Мостай Кәрим бу әсәрне үзе кичергәннәренә таянып язган. 22 яшендә сугыш кырында каты яраланып, үлемнән чак исән калган. Мостай абыйның күкрәгендә гомеренең соңгы көннәренә кадәр мина кыйпылчыгы булган. Җепшек кар яуган көннәрнең берсендә ул йөрәге авыртуына түзә алмыйча, «Өченче көн тоташ кар ява» дигән шигырен язган. Сара апа Садыйкова аңа көй иҗат итеп, бу җырны Илһам Шакиров күңелләрне тетрәндереп җырлый иде.
Менә шундый тирән эчтәлекле әсәрләрне сәхнәләштереп, безне рухи яктан баетучы артистларыбызга олы рәхмәтемне җиткерәм.
Земфира Гарифуллина
Фото: https://vk.com/ngtdt
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев