Коммунистлар вакытында минем 2 бүлмәле квартирымның мәйданы нибары 26 квадрат метр иде. 1990 елда приватизация ясагач, файдалы мәйданны гына түгел, хәтта балконны да кертеп, квартирымны 44,2 квадрат метрга әйләндерделәр.
Балконның мәйданы - 6 квадрат метр. Квартирдан аермалы буларак, балконга җылылык радиаторы көйләнмәгән. Әнә шул 6 квадрат метрлы балкон өчен да...
Коммунистлар вакытында минем 2 бүлмәле квартирымның мәйданы нибары 26 квадрат метр иде. 1990 елда приватизация ясагач, файдалы мәйданны гына түгел, хәтта балконны да кертеп, квартирымны 44,2 квадрат метрга әйләндерделәр.
Балконның мәйданы - 6 квадрат метр. Квартирдан аермалы буларак, балконга җылылык радиаторы көйләнмәгән. Әнә шул 6 квадрат метрлы балкон өчен да җылылыкка түләтәләр. Саный башласаң, шактый саллы сумма җыела түгелме? Кара исәп белән дә әле, 1990 елдан бирле бик күп акча чыккан кесәдән. 1 кв.метр - 18,39 сум, ди. Димәк, 6 кв.метрга 110,34 сум була, шуны 12 айга тапкырласаң, 1324,08 сум килеп чыга. 25 елга ул 33 мең 102 сум тәшкил итә. Шуңа 2016 елның гыйнварындагы 265,08 сумны кушсак, 33 мең 367,08 сумга барып баса. Димәк, салкын балконымны җылытуга дип талап алынган ул суммам кайсыдыр бер байның кесәсенә салынган булып чыга. Бу сумма бер минем квартирдан гына, ә бөтен шәһәр буенча ул берничә миллиард сум тәшкил иткән түгелме? Кая кемгә киткән җылытылмый торган балкон өчен халыктан оятсызларча каерып алган ул миллиард-лар? Кем җавап бирер?
Әгәр телевизордан җыен тузга язмаган сериаллар, тапшырулар гына карап утырмасагыз, ишеткәнсездер, президент В.Путин бер чыгышында йортка капиталь ремонт уздыру өчен халыктан акча җыю мәсьәләсендә башлары аңгырайган кешләр дә төшенерлек итеп сөйләде: 70 яшьтән узганнарга - 50 процент кына түләтергә, ә 80нән үткәннәрдән кап-ремонт өчен түләтмәскә. Нигәдер безнең Татар-стан җитәкчелеге игътибарыннан читтә калган аның күрсәтмәсе. Әллә безнекеләр үз халкын талау ягындамы?
Бер яза башлаганмын икән, пенсияне дә әйтим әле. Менә тагын көз җитәр, күмәкләшеп, депутатлар сайларбыз. Тик ни өчен? Думада тарткалашып утырсыннар һәм үзләренә йөзләрчә мең хезмәт хакы ясап, пенсияләрне 4 процентка арттырганда, продукция бәясен 15-20 процентка күтәреп куйсыннар өченме?! «Халык ялчылары»ның чыгарган карарларыннан гади халык әлегә зарар гына күрә.
Рафаэль ВӘҖИЕВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев