Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада 50 еллыгын бәйрәм итүче гаиләне котладылар

Ардышевларның зур гаиләсе — мәхәббәт, хөрмәт һәм тугрылык үрнәге.

Түбән Камада 10 августта Ардышевлар гаиләсе бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтәчәк. Гаиләне тантаналар залында котладылар, дип хәбәр итә Түбән Кама районы ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте.

«Любовь Ардышева — өй учагын саклаучы, йортта һәрвакыт уңайлы, чисталык хөкем сөрә һәм тәмле ризыкларның хуш исләре аңкып тора. Александр — ел саен гаилә оясын камилләштерә, гаилә тормышын уңайлырак һәм матуррак итә», — дип сөйләделәр идарә белгечләре. 

Ардышевлар гаиләсе балаларын тәрбияләп үстергән, хәзер алты оныкларына һәм оныкчыкларына шатланып яши.

«Ардышевларның зур гаиләсе — мәхәббәт, хөрмәт һәм тугрылык үрнәге, анда гаилә традицияләрен саклыйлар һәм зирәклекне буыннан-буынга тапшыралар», — дип билгеләп үтте ЗАГС хезмәткәрләре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев