Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә әзерләнәләр
Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә әзерләнәләр. 8 июльдә бәйрәм урынының берсе - Кызыл Чишмәдә Әхсән Фәтхетдинов музее булачак.
Музейда «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дигән Россия дәрәҗәсендәге бүләкләр тапшырылачак. Быел мондый бүләккә «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсында җиңеп чыккан биш гаилә ия булачак. Алар - Коршиннар (60 ел бергә), Гребешковлар (44 ел), Газизовлар (60 ел), Пискаревлар (60 ел), Федосеевлар (43 ел) гаиләләре.Пандемия белән бәйле рәвештә, чарага керүчеләр саны чикле, әмма бәйрәм онлайн трансляцияләнәчәк.
Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев