Нигә син миннән яшердең?
Мәскәүдән ерак булмаган бер кечерәк шәһәрдә икенче атна эш сәфәрендә идем. Көнозын эшлим, кичен урамда йөрим, аннары кунакханәдә телевизор карыйм яки интернетта «уты¬рам». Урамда елның иң матур вакыты – май. Агачлар яфрак яра, чәчәкләр хуш ис тарата, кошлар сайрый.
Бервакыт кичен кунакханәгә килеп кергәч, администратор өстәле янында моңа кадәр күзгә чалынмаган чибәр, әмма, нишләптер, моңсу йөзле кызны күреп алдым. Үзен тотышын һәм сөйләшүен күзәтеп торгач, башыма «татар бугай» дигән уй килде. Минем аның кайдан килүен, кайда яшәвен беләсем килде. Бар батырлыгымны җыеп, элекке танышым кебек, аның янына килдем һәм: «Сез Татарстаннан түгелме?» – дип сорадым.
– Әйе, – дип оялып кына җавап бирде ул. – Казанда читтән торып чит телләр факультетын тәмамладым. Үзем авыл кызы, исемем Илгизә була.
– Ә мин – Илнур, таныш булыйк. Үзем Казаннан. Риза булсагыз, иртәгә Мәскәү белән «танышырга» чакырам.
Шулай итеп, без таныштык. Икенче көнне кичен кунакханәдә очрашкач, урамга чыгарга тәкъдим иттем. Ул бик теләп ризалашты.
Сораша торгач, кияүдә булмавын, сөйгән егете юклыгын белдем. Үземә 30 яшь, өйләнеп, аерылырга да өлгердем. Яхшы эшем, фатирым бар, дусларым күп. Эшемдә хөрмәт итәләр. Тик менә һаман ялгызмын.
Без Илгизә белән сөйләшә-сөйләшә шәһәр читенә үк җиткәнбез. Кошлар сайрый, тирә-юньгә хуш ис таралган. Гашыйк булу өчен менә дигән вакыт! Үзем дә сизмичә, тормышымны Илгизәгә сөйләдем. Ә ул бер сорау да бирмәде, бүлдермичә, тыңлады да тыңлады... Аннары без кафега кердек.
Кафеда мин аннан күземне ала алмадым, Илгизә миңа ошаганнан ошый барды. Үзе турында сөйләвен үтендем.
– Мин сөйләрлек әллә ни эш башкарганым юк. Казан университетында укыганда Германиядән укырга килгән егет белән таныштым, гашыйк булдым. Хәтта чит илгә дә китеп аның белән шунда бераз яшәдем. Әмма әнием чит ил кешесенә кияүгә чыгуыма каршы килде, шуңа күрә кайтырга туры килде. Чынлап әйткәндә, Германияне кабул итә алмадым. Туган ягым үзенә тартты, балалар бакчасында, мәктәптә эшләдем. Ә Мәскәүгә дус кызым чакырды, тәрҗемәче булып урнашырга ярдәм итәргә вәгъдә бирде, – дип ачылып китеп сөйләде танышым.
Без Илгизә белән көн дә очраша башладык. Аңа гашыйк булуымны аңладым. Мин теләгән хатыным, таянычым ул гына булуын теләдем. Әмма сөйгәнем, егете белән араны өзгәч, кияүгә чыгу турында уйламый, гомерен эшкә генә багышларга булган. Шулай да, без телефон номерлары белән алмаштык.
Командировка тәмамланып, Казанга кайткач, байтак вакыт аңыма килә алмадым. Мин аны бик каты сагынуымны аңладым. Моңсу күзләре дә, оялчан елмаюы да – күз алдымда. Шуңа күрә җитәкчемә кереп, үземне Мәскәүдәге филиалга җибәрүемне сорадым һәм юлламаны кулыма алу белән, аның янына ашыктым. Анда Илгизә белән ярты ел яшәдек, аннары аның Казанга кайтуын үтендем.
– Синнән башка тора алмыйм, – дидем кочагыма алып.
– Мин дә, – дип җавап бирде ул, миңа сыенып.
Кайткач та, аны әти-әнием белән таныштырдым. Илгизәм аларга бик ошады.
– Димәк, туйга әзерләнәбез, – дип хәйлә белән елмаеп, әйтеп куйды әти.
Өйгә кайтканда, шатлыгым эчемә сыймады. Ә менә сөйгәнем, нишләптер, борчылды. Әллә әнисе каршымы? Мин сөйгәнемнең әнисе белән үзем генә танышырга карар кылдым. Булачак әбинең адресын табып, капканы ачып керсәм, каршыма 3-4 яшьләр чамасында сары чәчле матур гына бер кызчык йөгереп чыкты. Аннары Илгизәнең әнисе күренде, килеп исәнләште. Ул мине өйгә чакырды, самавыры кайнап кына чыккан иде. Без ярты сәгатьләп чәй эчә-эчә сөйләштек. Мин булачак хатынымның ни өчен айга бер тапкыр әнисе янына кайтуын белдем. Ә кызчык миннән күзләрен алмады, әбисе янында бөтерелеп, «бу минем әти түгелме?» – дип сорап та куйгач, чыннан да, үземне әти итеп хис итә башладым.
– Рәхмәт, улым, олылап килгәнең өчен. Туегызга, әлбәттә, килә-чәкмен. Кызы комачауласа, үзем дә үстерәм, сез генә бәхетле булыгыз, – дип калды Илгизәнең әнисе. Юк инде! Илгизәнең кызын мин үзем дә якын күрәм хәзер. Тик ни өчен ул миңа аның турында әйтмәде икән?
Кайткач, елмаймаска тырышып, җитди кыяфәт белән Илгизәдән:
– Син миннән балаңны ник яшердең? Мин шулкадәр ышанычсыз кешеме? Нишлибез хәзер? – дип сорадым.
Сөйгәнем куркып, агарынып калды. Аннары зур сумка чыгарып, киемнәрен анда тутыра башлады. Кинәт туктап:
– Син дә башкалар кебек икән! Сөмбеләмне барыннан да артык яратам. Син кабул итмәсәң, ялынмаячакмын да, – дип елап җибәрде.
Мондый сүзләрдән мин югалып калдым, тиз генә янына килеп кочагыма алдым һәм:
– Юләрем, сине бер күрүдә яраттым, кызыңны да кабул иттем. Әле без аңа энесен дә, сеңелесен дә бүләк итәрбез. Ләкин миннән башка берни яшермәскә сүз бир, – дидем. Илгизә дәшмичә башын гына какты.
Туй үткәрдек, Сөмбеләбезне үзебезгә алдык. Вәгъдә иткәнчә малай һәм кыз алып кайттык. Әби-бабайлар кунакка килеп, оныкларына шатланып туя алмый.
Суфиян Минһаҗев
Фото pixabay.com сайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев