Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан түбәнкамалының кызы туган
МХО зонасында хезмәт итүче түбәнкамалы Илфат Сафин беренче тапкыр әти булды.
Бала тудыру йортына ул әнисе һәм сеңлесе белән килгән. Илфат махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан, һәм бик вакытлы — шушы көннәрдә аның кызы туган.
Хәрби хезмәткәр өчен беренче баласы туу, әлбәттә, иң зур бүләк. Сөеклесе Рузилә белән алар 2024 елның 24 февралендә өйләнешә. Ул вакытта ЗАГСка яшь парларны котларга Түбән Кама мэры Рамил Муллин да килгән иде. Кичә Илфат һәм аның гаиләсе яшь әни белән Әминә исемле кызны бала табу йортыннан каршы алды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев