Кулларыгыз җылы булсын!
Раиса Петровна Мамадыш районының Югары Әрнәш авылында туа, гаиләдә дүртенче бала булып үсә.
«Китәргә вакыт җитте инде, ә мин һаман яшим, алар өчен түзәм. Алар минем гаиләм, таяныч һәм ярдәмчеләрем», — диде Владимирова Раиса Петровна Татьяна Ильинага һәм аның кызы Лианага наз белән карады. Хатынкызга 95 яшь, ул сигез ел дәвамында тәрбиягә алган гаиләдә яши.
Ялгыз калган йөрәк
Раиса Петровна Мамадыш районының Югары Әрнәш авылында туа, гаиләдә дүртенче бала булып үсә. Язмыш Раисага кечкенәдән үк кырыс була. Сабый чагында аның уң күзе шешеп чыга, ләкин аны берәү дә дәваламый. Күзе бозыла башлагач, әнисе кечкенә кызын табибка күрсәтергә була. Дарулар яздыралар, ләкин соңга калалар, тугыз атнадан соң нәни Раиса күзсез кала. Шул вакытта чирнең колакка да күчүе ачыклана. Сәламәтлеге какшаган булуына карамастан, кыз абыйлары һәм апалары белән беррәттә өйне җыештыра, зур хуҗалыкны алып бара, терлек карый, яшелчә бакчасында эшли. Әтисе бик нык авырганга, аны да карарга туры килә. «Ашарга җитми, эш күп иде. Әле дә хәтеремдә, күрше авылга черегән бәрәңге алырга дип йөри идек, шуны җәй буе ашый идек», — дип искә ала Раиса Петровна үзенең авыр балачагын.
Ул хәтта мәктәптә дә укымаган. Раиса әле дә хәреф танымый, яза белми, үз имзасын да куя алмый. Сугыш башлангач, аның бертуган абыйсы фронтка китә һәм хәбәрсез югала. Аның язмышы турында әлегә кадәр берни дә билгеле түгел. Ике апасы, үсеп җиткәч, кияүгә чыгып, ата-ана йортыннан китәләр. Бөтен хуҗалык Раиса һәм аның әнисе җилкәсендә кала. Кыз 16 яше тулгач, колхозда эшли башлый. Тырыш, уңган Раисаны егетләр дә ошаткан, ләкин әнисе кияүгә чыгуга катгый каршы булган. Зур йортта ялгыз калудан куркып, бердәнбер ярдәмчесен яныннан җибәрмәгән.
Раиса Владимирова 52 яшендә генә дүрт баласы булган тол иргә кияүгә чыга, иң кече кызына ул вакытта нибары 2,5 яшь тулган була. Раиса Петровна аны үзенеке кебек үстерә. Ире белән тормыш озакка бармый шул. Ун ел узгач, фаҗигале очраклылык аркасында ире, трактор астына эләгеп, һәлак була. Шулай да хатын-кыз үги кызын ташламый, үстерә. 20 яшьтә кызы укырга китә, кияүгә чыга, авылга бүтән кайтмый. Раиса Владимирова шулай итеп ялгыз кала.
Аның белән күршедә адашы Раиса Ивановна яши — Татьяна Ильинаның каенанасы. Берничә ел эчендә ике Раиса якын дуслар булып китә, кайгы-шатлыкларын уртаклаша, бер-берсенә ярдәм итә. Көннәрдән бер көнне Раиса Ивановна урынга ята. Аягы-кулы бөтерелеп, мөстәкыйль рәвештә хәтта урыныннан да тормый башлый. Табиблар полиартрит дигән диагноз куя. Башкача әйткәндә, буыннары ялкынсына. Аны шәһәргә кияүдә булган кызы үз янына алып китә.
Балалар көндез эшләгәнгә, әби гел ялгыз кала торган була. Раиса Владимированы үз янына чакыртып ала. Раиса Петровна гомерлек дустын ташламый, аны карарга дип шәһәргә килә: «Мин аны кулларыннан тотып күтәрдем, өй буйлап йөрергә булыштым, булдыра алганча карадым, ашаттым. Аннары миңа 11 нче мартта үтне алу буенча операция ясадылар, 18 е мин өйгә кайттым, ә дус кызым 19 нчы март көнне вафат булды. Аңа 70 яшь тулып өлгермәде шул. Мин аны соңгы юлга озаттым. Ялгызым калдым, ләкин авылга кайтмадым. Таня белән Коля үзләренә алып кайтты. Шулай итеп мин бу гаиләгә эләктем дә».
Киң күңелле кешеләр
Татьяна һәм Николай Ильиннар ике кыз үстерә: олысына — 17, кечесенә 10 яшь. «Өлкән кеше өчен гаилә» программасына алар «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре ярдәмендә быел гына эләккән. Раиса Петровнаны юбилее белән котларга килгәч, аның тарихын ишетеп, гаиләсенә ярдәм итүнең шундый вариантын тәкъдим иттеләр. Татьяна риза булды. Әбиләре сөйләгәнчә, аны бу гаиләдә яратып карыйлар: ул чиста киенгән, тамагы тук, балалары гел кочаклап, назлап кына тора. Сәламәтлеге һәм уңайлыклары турында кайгырталар. «Аның бездән башка беркеме дә юк. Безнең өчен ул, туган әбиебез кебек, өстәвенә, каенанамны да карады, иремне дә балачактан ук белә. Безнең бурыч — аны кайгырту. Авылда өй зур, шунда ук утын да кисәргә һәм йортын карарга кирәк бит. Яше дә бик олы бит әбинең, берүзен калдырырга куркыныч. Ә монда без аны карыйбыз, кирәк булса, табибын да чакыртабыз», — дип елмайды Татьяна. «Мин әбине бик яратам, ул үзенең ничек үскәнен, кемне белгәнен сөйли. Мин аңа китапларны кычкырып укыйм, безгә бергә беркайчан да күңелсез булмый», — дип өстәде 10 яшьлек Лиана.
Раиса Петровнаның бертуган апалары кияүгә чыксалар да, бала тапмаганнар. Алар икесе дә күптән инде исән түгел. «Мин ялгыз калырмын дип уйлаган идем. Ә язмыш әнә ничек борылды, миңа гаилә бүләк итте. Мин хәзер ялгыз түгел, моның өчен Николай белән Татьянага рәхмәт. Аларның сәламәтлеге өчен көн саен дога кылам. Кулларыгыз җылы булсын, йөрәгегез дә мәрхәмәтлелек уты янып торсын. Бу гаиләнең уты гомер буе сүнмәсен», — дип пышылдады Раиса Владимирова һәм нечкә бармаклары белән күз яшен сөртеп алды.
Татарстан Республикасында 2017 елның 01 гыйнварыннан «Өлкән кешеләр өчен гаилә» пилот проекты гамәлгә ашырыла. Түбән Камада һәм районда барлыгы 67 мең өлкән кеше исәпләнә — бу барлык халыкның дүрттән бер өлеше.
Өлкән яшьтәге гражданинны караган өчен айлык акчалата түләү күләме:
- инвалид булмаган яисә 3 нче төркем инвалид — 6 мең сум,
- 2 нче төркем инвалидка— 8 мең сум,
- 1 нче төркем инвалидка — 10 мең сум. Кандидат өчен төп таләпләр:
- Кандидатның яше — хатынкызлар 55 яшькә кадәр, ирләр 60 яшькә кадәр;
- Татарстан Республикасы территориясендә яшәү урыны булган;
- Өлкән яшьтәге гражданның гаилә әгъзасы булмаган;
- Күрсәтелгән гражданинны карау бурычын үз өстенә алырга теләк белдергән кеше;
- Торак мәйданы булу;
- Яшәү минимумыннан түбән булмаган керемнәр;
- Хроник характердагы авыруларның булмавы;
- Хөкем ителмәү.
Әби-бабайны үз өенә алучы гаиләгә интернат йортларда яшәүче хокукка сәләтле өлкән яшьтәге гражданнар (55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар) яки Татарстан Республикасы территориясендә яшәү урыны булган һәм социаль яклау органнары тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүнең стационар рәвешендә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар урнаштырылырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 8(855)543-43-50, 43-50-98.
Автор фотосы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев