Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Әтиләр көненә Түбән Камада экскурсияләр атнасы узачак

Быел бәйрәм 20 октябрьгә туры килә.

Бөтен Россия буенча 2021 елдан октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләп үтелә.

Быел бәйрәм 20 октябрьгә туры килә.

Бу көнгә Түбән Кама районы әтиләре ассоциациясе «Түбән Камада әтиләр атнасы» дип аталган гаилә экскурсияләре программасы эшләде, анда әтиләр һәм балалар бергә вакыт үткәрә алачак.

Шулай итеп, 14 октябрьдә янгын сүндерү частена экскурсия оештырыла. Икенче көнне Халык иҗаты йортында «Конек-Горбунок» мультфильмын карарга мөмкин була.

16 октябрьдә шәһәр мәчетенә, шулай ук храмнарга берьюлы өч экскурсия үткәрелә. 17 һәм 18 октябрьдә шәһәр предприятиеләрендә экскурсияләр узачак.

Ә менә бәйрәм алдыннан, 19 октябрьдә, 29нчы мәктәптә армспорт буенча ярышлар була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чараларга балалар белән килгән әтиләр өчен керү ирекле булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев