Түбән Камада промзонадагы завод янында юлга чыккан поши аркасында юл-транспорт һәлакәте булган
Вакыйга 2 ноябрь кичендә була.
Түбән Кама сәнәгать зонасында юлга чыккан поши аркасында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта редакциягә үз чыганакларыннан билгеле булды.
Авария төзелә торган заводларның берсе янында 2 ноябрь кичендә була. Вакыйганың шаһиты әйтүенчә, поши шунда ук үлгән. Зыян күрүчеләр юк. «Лада Гранта» машинасының алгы өлеше зарарлана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев