Түбән Кама районында ВАЗ йөртүчесе баганага бәрелеп һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәте урынында тикшерү-оператив төркем эшли.
Түбән Кама районы Кама Аланы поселогында үлем белән тәмамланган авария булган. Бу хакта вакыйга урыныннан НТР 24 хәбәрчесе хәбәр итә.
Вакыйганың нечкәлекләрен телеканалга ЮХИДИда сөйләделәр. ВАЗ-2107 автомобилен йөртүче 1980 елда туган кеше 1/16 йорт ягыннан Пионерная базасы юнәлешендә хәрәкәт итә, каршы хәрәкәт полосасына чыга, идарә итүне югалта һәм баганага бәрелә. Алынган җәрәхәтләрдән ул вафат була.
Юл-транспорт һәлакәте урынында тикшерү-оператив төркем эшли, авариянең барлык шартлары ачыклана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев