Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама — Чистай автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәтендә мопед йөртүчесе һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Сишәмбе көнне Түбән Кама — Чистай автоюлының 60нчы чакрымында Түбән Кама районының Нариман торак пункты янында юл-транспорт һәлакәтендә мопед йөртүчесе һәлак булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, мопед йөртүчесе икенчел юлдан барганда төп юлдан Чистайга таба хәрәкәт итүче «Нива» автомобиленә юл бирмәгән.

Бәрелешү нәтиҗәсендә мопед йөртүчесе авария урынында һәлак була. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Сәлахов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев