Татарстанда елгада ике кеше батып үлгән
Коткаручылар искә төшерә: бозлары әле генә каткан сулыкларга чыгу тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин.
5 декабрьдә 21:30 сәгатьтә Зәй шәһәренең Зәй (Степной Зай) елгасында шаһитлар кеше гәүдәсен хәтерләткән кара тап күреп алалар.
Урынга чакырылган коткаручылар ярдан 40 метр ераклыкта ике кешенең мәетен таба.
Суга батучы беренче кеше — 72 яшьлек ир-ат. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлак булган икенче кешенең шәхесе ачыклана.
Коткаручылар искә төшерә: бозлары әле генә каткан сулыкларга чыгу тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев