Татарстанда эшче туфрак астында калып һәлак булган
Тикшерү комитеты вакыйга факты буенча процессуаль тикшерү оештырды.
Чаллыда Мавликов урамындагы төзелештә 43 яшьлек эшче һәлак булган. Фаҗига 10 июль көнне көндез була. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-ат чокырда эшләгән вакытта аның өстенә туфрак ишелә. Аны 6 нчы ЗПСО коткаручылары казып чыгара һәм «ашыгыч ярдәм» гә тапшыра. Алар үлемне расладылар.
Тикшерү комитеты вакыйга факты буенча процессуаль тикшерү оештырды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев