31 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Дога ул – гыйбадәт
Сиңа ялварам Роза Кашапова Дога – чакыру һәм ялвару ул, Өмет белән кулны күтәреп. Чиксез Кодрәт, Гыйлем иясенә, Йөрәк аша сүзне үткәреп, Мөрәҗәгать итү: Йә, Раббыбыз! Син Бар һәм бердәнбер, Беркемгә дә мохтаҗ түгелсең. Син тумадың һәм дә тудырмадың, Охшашы булмаган – бары Син. Син Шәфкатьле, Газиз, Мәрхәмәтле, Ризыкларны мулдан бирәсең. Яудырасың күктән яңгырларны, Җирне яшеллеккә төрәсең. Безнең өчен һәркөн кояш чыга, Караңгылык китеп, көн туа. Синең Рәхмәт белән яшибез без, Син “Бул!” дигән һәрнәрсә була. Йә, Раббыбыз! Сиңа барча мактау, Нигъмәтләрең өчен шөкерләр. Син бирәсең безгә ныклы иман, Наданлыкны алып, гыйлемнәр. Иман нуры белән юл яктыра, Гыйлем нуры – калеб шатлыгы. Сине тыңлау – җанның сөенече, Күңел пакьләү, йөзнең аклыгы.
-
Файдалы хезмәттәшлек юлында
Түбән Камага эш сәфәре белән Төркия Республикасының Мармарис шәһәре вәкилләре килде.
-
Җавап тотарга туры киләчәк
Теракт турында ялган хәбәр тараткан өчен 1960 елда туган түбәнкамалыга РФ Җинаять Кодексының 207 маддәсе, 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.