29 декабрь 2016 яңалыклары
-
Шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, шахматчы...
Шушы көннәрдә Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Нурулла Гаптуллинның иҗат кичәсе узды.
-
Яңа елдан – яңа бәяләр
1 гыйнвардан балалар бакчаларына түләүләр арта. Татарстан Министрлар Кабинетында мәктәпкәчә дәүләт учреждениеләрендә ата-аналар балаларын йөрткән өчен уртача түләү бәясе расланды. Карар республика Премьер-министры тарафыннан имзаланган һәм республиканың хокукый документлар рәсми порталында басылып чыккан. Күләме 79 сумнан алып, 358 сумга кадәр. Әйтергә кирәк, барлык компенсацияләр саклана.
-
Суд залыннан качкан Олег Клещевниковка 10 ел тимер рәшәткә хөкеме чыгарыла
2016 елның сентяберендә 19 яшьлек камааланлыга карата суд утырышы уза. Ул кеше үтерүдә гаепләнә. Хөкем карары чыгарылганнан соң, ир-егет суд залыннан кача. Икенче көнне аны Пробудиловка авылында кулга алалар. Бүген ул барлык кылган гамәлләрен танып, үз гаебен аңлавын белдерде. Ир-егеткә 10 ел тимер рәшәткә хөкеме чыгарылды.