Патриарх та сокланган
Түбән Камада керәшен чиркәвенә нигез салыначагын ишеткәч, Сарман районындагы Нарат Астыннан ук килдек. Җәйләрне оныклар белән шунда уздырабыз.
Түбән Камага үз нигезләрен биргән керәшен авыллары Чәбия һәм Актүбә кешеләре шушы шәһәрдә яшәп калган бит. Шуңа күрә дә Түбән Камада керәшен чиркәве төзү - көтеп алынган вакыйга.Чиркәүгә нигез салу тантанасында Түбән...