29 май 2017 яңалыклары
-
Тагын шул балык башы...
Синоптиклар безгә иртә, җылы яз вәгъдә итсә дә, аның киресе булды. Май ахыры якынлашып килсә дә, әле җылы көннәргә кинәнгән юк. Шулай да бакча сезоны ачылуга күбебез үзебезнең шул 4-5 сутый җиребезгә чаптык. Автобус хуҗаларына рәхмәт, ел саен автобуслар расписание буенча, төгәл йөреп тора. Эшсез торасы килмәгәнгә, суык булса да,...
-
Бергәләп укыйбыз
Әле күптән түгел генә шәһәребездә «Түбәнкамалылар Тукай әсәрләрен укый» дигән акция узган иде. Анда төрле һөнәр ияләре - укытучылар, табиблар, китапханәчеләр, төзүчеләр, студентлар катнашты. Һәм әлеге проект күпләрнең күңеленә хуш килде. Аның дәвамы буларак - «Түбән Камада Пушкин көннәре» дигән проект старт алды. Аны оештыручылар - шәһәр хакимияте һәм «НТР-Татарстан-24»...
-
Кабул итәләр
«Бердәм Россия» партиясе Түбән Кама җирле бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә депутатлар тү-бәнкамалылар сорауларына җавап бирәчәк: 29 майда 8.40-10.40 сәгатьтә РФ Дәүләт Думасы депутаты - Айрат Хәйруллин (43-99-66 номеры белән телефоннан шалтыратып, алдан язылырга); 30 майда 10.00-12.00 сәгатьтә Студентлар сайлау округы ТР Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова (29 майда 10.00-16.00...
-
Юридик ярдәм көне
6 июньдә полиция хезмәткәрләре түбәнкамалылар өчен түләүсез юридик ярдәм көне уздырачак. Консультацияне Эчке эшләр идарәсенең хокук төркеме юристконсульты, эчке эшләр хезмәте капитаны Елена Усманова үткәрәчәк. Гражданнар Яшьлек урамындагы 27нче йортның (Эчке эшләр идарәсе) 101нче бүлмәсендә 15.00-17.00 сәгатьтә кабул ителәчәк. 24 һәм 25 майда 10.00-12.00 сәгатьтә 49-24-67 номеры белән телефоннан шалтыратып,...
-
Безнең «генерал»
28 майда «Түбән Кама шин» җәмгыятенең беренче генераль директоры, хәзерге вакытта җәмгыятьнең Директорлар советы рәисе киңәшчесе, Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, Татарстанның шин сәнәгатенә нигез салган Николай Александрович Зеленов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның исеме республикада гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә дә яхшы таныш. Берәүләр өчен ул...
-
Бүләкләр, китаплар, журналлар...
Әгәр тормыш мәшәкатьләре белән онытылып, әлегә газетага язылмаган булсагыз, исегезгә төшерәбез: Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә «Туган як» газетасына язылу бара. Киләсе атнада ягъни 29 майдан 2 июньгә кадәр редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы. «Шәһәр паркы» тукталышы янындагы,...
-
Химиклар көне күңелле узды
23 майда Түбән Кама Боз сараенда Химиклар көненә багышланган зур бәйрәм чарасы булды. Анда дәрәҗәле кунаклардан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Химия-технология һәм урман промышленносте комплексы департаменты директоры Александр Орлов, Татарстан Проф-союзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм...