28 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Балалар өчен “Минем хобби” муниципаль портфолио конкурсы узды
Яшь спортчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары бер урында. Түбән Камада "минем хобби" муниципаль портфолио конкурсына йомгак ясадылар. "Минем хобби" конкурсында шәһәребезнең барлык мәктәпләреннән дә укучылар катнашты. "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" номинацясендә барлыгы 23 катнашучы булды. Монда хоккей, баскетбол, воллейбол, теннис һәм башка төрле спорт белән шөгәлләнүче егетләр һәм кызлар үзенең спорт...
-
Түбән Кама телерадиокомпаниясе “Кыш бабай бул!” хәйрия акциясен башлый
Безнең телерадиокомпания "Кыш бабай бул!" хәйрия акциясен башлап җибәрде. Әлеге чара хәзер матур йолага әйләнеп бара. Ел да түбәнкамалылар тырышлыгы белән инвалид, ятим калган балалар, ялгыз әби-бабайларга Кыш бабай бүләге тапшырыла. Әгәр дә сез Яңа ел кәефе бүләк итәргә теләсәгез: татлы ризыклар, уенчыкларны НТР телекомпаниясенә алып килә аласыз. Адресыбыз: Химиклар...
-
Түбән Камада 30 ятим бала квартирлы булды
Фатир ачкычлары яңа микрорайонда урнашкан Табеев урамындагы 21нче йорттан тапшырылды. Торак белән тәэмин ителү бәхете 30 кешегә елмайды. Шуларның дүртесе - Түбән Камадан, калганнары Татарстанның төрле районнарыннан килгәннәр. Татарстанда "Ятим балаларны торак белән тәэмин итү" программасы 10 ел дәвамында эшли. Аларга квартирлар бары тик яңа гына төзелгән йортлардан бирелә.
-
Тавель авылында яшәүче ананың дүрт баласын да приютка җибәрделәр
Тавель авылында яшәүче ананың дүрт баласы да "Балкыш" приютында яшәячәк. Участок полициясе хезмәткәре белдерүенчә, хатын-кыз спиртлы эчемлекләр белән мавыга. Шуңа да балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзаларына әлеге гаиләдә еш булырга туры килә. Аның ике кызы мәктәптә укый. Өченче сыйныфтагысы яңа гына хәреф танырга өйрәнгән, икенче класстагысының теле күптән...