28 май 2019 яңалыклары
-
Сорауларыгыз булса
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр белән очраштыра:
-
Котлаулар, концерт, күңел ачу...
25 майда Түбән Кама Боз сараенда Химиклар көненә багышланган зур бәйрәм чарасы гөрләп узды. Анда дәрәҗәле кунаклардан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Мәганов, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм республиканың башка министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
-
Сайлауларга репетиция
Узган якшәмбе көнне, 26 майда, Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе алдан тавыш бирү үткәрде. Республикада яшәүчеләр 2019 елның 8 сентябрендә булачак сайлауларда «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген формалаштыруда катнаштылар. «Бердәм Россия» алдан сайлаулары Татарстанда ачык модель буенча уза: тавыш бирүдә республиканың теләсә кайсы сайлаучысы катнаша ала.
-
Тикшеренү зыянга түгел
Район киң профильле үзәк хастаханәсенең 2нче поликлиникасында «Стоп ВИЧ/СПИД» дигән исем астында акция узган. Аның барышында 97 кеше аноним рәвештә тикшерелергә теләк белдергән.
-
Казанда “Куркынычсыз тәгәрмәч” юл хәрәкәте яшь инспекторлары бәйгесе узачак
Финалда Россия төбәкләренең яшь инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен, беренче медицина ярдәмен күрсәтү нигезләрен белүдә көч сынашачак.
-
Шаккаттым, тел шартлаттым
Эшем төшеп, Чистай якларына барып кайтырга туры килде. Барганда такси белән барсам, кайтуым автобуста булды.
-
Казанныкыннан бер дә ким түгел
Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә һәвәскәр бакчачылар, иҗатымны яратучы китап укучылар белән бик җылы очрашуымнан соң туган уй-фикерләремне «Туган як» газетасы аша сезнең белән уртаклашасым килде.
-
Кызы булмагач...
Шәһәргә йөрергә чыккач, күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашырга туры килә. Бер-көнне ирле-хатынлы танышларымны очраттым. Әгътәс кулындагы тал чыбыгыннан ясалган ике таягын урман читендәге агачка терәп куйды да, Әлфиянең скандинавия таякларын кыскартып җыярга булышты.
-
Без беренче кабул итәбез
24 майда Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионатының ябылу тантанасы булды.
-
Шигъри тәлгәшләр
Бик ис китми...