27 декабрь 2016 яңалыклары
-
Әбү Хәнифәгә багышлап...
«Нур» мәчетендә дини гыйлем алучы мөслимәләр бөек ислам галиме, дүрт сөнни мәзһәбнең берсенә нигез салучы имам Әгъзам Әбү Хәнифә Ногман ибне Сабит ибне Зута әл-Фарисига багышланган кичәгә җыелдылар. Кичәне алып баручы мөгаллимә Роза Хәмитова безнең әби-бабайларыбызның Әбү Хәнифә мәзһәбен сайлаулары турында сөйләде. Шушы мәзһәбкә нигез салган имамның һиҗри буенча 80...
-
Президент «ТАНЕКО»га килде
24 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «ТАНЕКО» Проектының тормышка ашырылуына багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә «Татнефть»нең генераль директоры Наил Мәганов, Президентның нефть промышленносте мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов һ.б. катнашты. Аларның эшлекле сәфәре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының төзелә торган объектларын караудан, нафтны гидрочистарту җайланмасындагы эш белән...
-
Үсмерләр көпә-көндез кыйммәтле чит ил машинасын урлаганнар
Хатын-кыз Кроссоверын "Планета" сәүдә үзәге янында калдырып, ачкычын салонда кабызу йозагында калдыра. Моны күреп алган ике үсмер автомобиль ишеген тартып карагач, аның ачык икәнен күрәләр һәм куып алып китәләр.
-
“Ширәмәт” авыл хуҗалыгы фермеры Константин Чупаевка приставлар хезмәте таләпләрен үтәмәгән өчен штраф салынды
Ир-атның мал-туары - 400гә якын баш - инде берничә ел дәвамында авыл хуҗалыгы буенча йөреп, зыян итә: кеше бакчаларына кереп, яшелчәләрне ашыйлар. Аларның үлекләрен ир-ат елгага ташлый. Константин Чупаев 8 мең сумлык штрафын түләмән очракта, ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алыначак яки мәҗбүри эшләргә тартылачак.
-
«Татфондбанк»та акчагыз булса...
Кичәге көннән, ягъни 26 декабрьдән, «Татфондбанк»та акчасы булган кешеләргә (физик затлар) һәм, шулай ук, шәхси эшмәкәрләр «Сбербанк»ка мөрәҗәгать итә алалар. «Сбербанк» аларга, тулаем алганда, акчаларының 1 миллион 400 сумын бирәчәк. 8-800-555-55-50 номеры белән, «Сбербанк»ның «кайнар линия» телефонына шалтыраткач, шул хакта әйттеләр. Әгәр дә Татфондбанк»та кертеме (вклад) 1,4 млн сумнан күбрәк...
-
Иртәгә – Красный Ключта
Кама елгасы яры буендагы Чыршы шәһәрчеген ачу тантанасы иртәгә, ягъни 28 декабрьдә 18 сәгатьтә була. Аның тиешле вакытыннан бер көнгә соңартылуына - Сүриягә оча торган «ТУ-154» самолетының 25 декабрьдә Кара диңгез өстендә һәлакәткә очрап, бортындагы 92 кешенең гомере өзелүгә бәйле рәвештә кичә илдә матәм көне игълан ителүе сәбәп булды.
-
Бүләк ияләре мәгълүм
Узган атнада (19-23 декабрьдә) редакциягә килеп «Туган як»ка язылучылар өчен, конкурс тәртибендә бүләккә «Диңгез сулышы» тоз мәгарәсенә ун сеанска исәпләнгән абонемент билеты, краннан килүче суны чистарту җайланмасы - фильтр, зәңгәр төстәге тукыма әзерләгән идек. Аларга ия булучы язылучыларыбызның исемнәрен җиткерәбез: тоз мәгарәсенә абонемент билеты - Зөлфия Галиуллинага, су чистарту фильтры...
-
Машиналы булдылар
Җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлегенә ирешү һәм авыл халкының яшәеш шартларын яхшырту максатында, 2011 елдан бирле, ел саен республика смотр-конкурсында җиңгән авыл җирлекләренә машина бирелә. Быел җиңүчеләр исемлегендә районыбызның Иске Чишмә һәм Ширәмәт авыл җирлекләре башлыклары Фидан Әхмәтов һәм Владимир Емельянов та бар. Әлеге бәйгегә быел 206 гариза кабул ителгән....
-
Яр буен бергәләп ямьләрбез
Түбәнкамалылар Красный Ключ поселогы янында Кама елгасы яр буен ничек күз алдына китерәләр? Киләчәктә ул урыннарны һәм башка иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп кору һәм төзекләндерү буенча үткән җәмәгать тыңлауларында шул мәсьәләгә ачыклык керттеләр. «Бу елда пляж булдыру эшенә ныклап керешелмәде. Хәер, алга андый мәсьәлә куелмады да. Төп максат ул тирәләрне яхшырту,...
-
Түбән Камада яңа полиция җитәкчесен тәкъдим иттеләр
Түбән Кама полициясенә начальник итеп, полиция подполковнигы Ирек Насыйров билгеләнде. Аңа кадәр бу вазыйфаны биләгән Владимир Ветлугин Бавлы районы эчке эшләр идарәсенә җитәкчелек итәчәк. Моңа кадәр ул Россия Эчке Эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча 3нче номерлы полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли.
-
Татарстанда маллар саны кимегән районнар мәгълүм — исемлек
Республиканың кайбер районнарында маллар саны берәр мең башка азайган. Ел башыннан алып Татарстанда сөт җитештерү 3 процентка арткан. 1 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 1 миллион 109 мең тонна сөт җитештерелгән. Ел азагына әлеге күрсәткеч 1 миллион 203 мең тоннага кадәр җитәр дип фаразлана. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә...
-
Шагыйрьдер ул тумыштан
Апас ягы кызы Гөлчирә Ибәтуллинаның шәһәребездәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри башлавына да утыз ел тулып китте. 1972 елда Әлмәт физкультура техникумын тәмамлагач, Түбән Камага килеп, «Юность» яшүсмерләр клубын җитәкли башлый ул. Гомере буе чаңгы һәм велосипедтан аерылмый, җиңел атлетика белән шөгыльлләнә. Спортчы Гөлчирә Бөтенроссия һәм Татарстан күләмендәге ярышларда җиңүләр...
-
Мөселман дөньясы яңалыклары
2017 елда Россия мөселманнары диния нәзарәте спутниклы телевидение каналы ачарга җыена. Бу ислам каналы тапшырулары рус телендә булып, үз илебездә күрсәтеләчәк. Киләчәктә аны гарәп телендә дә эшләргә һәм, шул юл белән, Россия мөселманнарының гадәтләре, йолалары, мәдәнияте белән чит ил халкын да таныштырырга ниятлиләр. * * * Американың Коннектикут штатындагы тарихи...