27 ноябрь 2017 яңалыклары
-
балалар почмагы
Бәхетле бул! Минем әни иң матур, Минем әни иң әйбәт. Ышанмасагыз сорагыз, Сөйләп бирәм тәфсилләп. Матур итеп киенә, Тәмле ашлар пешерә. Әнием шундый оста ул, Барсына да өлгерә. Оста булса да әни, Арый инде кайчакта. Шуңа күрә әти һәм мин Булышабыз һәрчакта. Әнием! Бәхетле бул, Озак итеп яшә син! Гаиләбез...
-
Сагындыра шул чаклар!
Хәзерге календарь битләре бәйрәм көннәре белән чуарланып беткән: көн дә бәйрәм, көн дә туй! Шулар арасында һәркемнең үзе өчен генә кадерлесе бардыр дип уйлыйм. Миңа, мәсәлән, һөнәри бәйрәм булган көн һәм Әниләр көне аеруча якын. Әниләр көне уңаеннан, истәлекләр дә яңарды әле менә. Әти-әнине мәңгелеккә югалткач, сагыну-юксыну хисләре тагын да...
-
Әле дә хәтердә
7 ноябрьдә Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы тыйнак кына билгеләп үтелде. Бу датаның 50 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары әле дә хәтеремдә. Бу - 1967 ел, ул чакта миңа нибары 13 яшь иде. Авылларда зур һәм матур транспарантлар ясалды. Гомумән, без - бала-чага шундый зур күләмдә үт кәрелгән чараларны күргәнебез...
-
Ижауга поезд белән
10 декабрьдән Түбән Кама - Ижау маршруты буенча электричкалар йөри башлый. Билет бәясе 345 сум. Аны поездда ук яки «Пригород» мобиль кушымтасы аша сатып алып була. Юлда бару вакыты - биш сәгать тирәсе. 6677нче поезд көн саен Ижаудан 7.25 сәгатьтә чыгып; Түбән Камага 12.16 сәгатьтә килә; 6678нче поезд көн саен...
-
Шигъри тәлгәшләр
Ана Иң тәү башлап, карынында саклап, Күрсәтмичә дөнья салкынын, Канын, жанын, тормыш бүләк иткән, Кызганмыйча йөрәк ялкынын. Фани дөньяларда җил- яңгырдан Ышыклаган куеп иңнәрен, «Балам» диеп, күкрәк сөтен биреп, Йокламыйча көнен- төннәрен. Ач чагында авызыннан өзеп Каптырган ул соңгы икмәген, Өшемәсен нарасыем, диеп, Төргән салып өстән бишмәтен. Күрсәткән юл тормыш...
-
Кыен хәл
«Якты юл» газетасы редакциясендә кыен хәл килеп туды: авыл хуҗалыгы бүлегенең буш торган корреспондент штатына журналист кирәк. Дөрес, шәһәр җирендә андый каләм иясен табу кош тотуга тиң. Газетага берничә мәртәбә белдерү биргәннән соң, редакция бусагасын таптаучылар саны ишәйде. Хәлнең асылына төшенеп, задание алгач, кайберләре бу эшне булдыра алмаслыгын аңлап, дәшми-тынмый...
-
Күрше хакы, дисәләр дә
Татар халкы элек-электән күрше белән тату яшәргә тырышкан. Бу хактагы бик күп әйтемнәр әлегә кадәр сакланып килгән: «Күршең үзеңнән яхшырак булсын», «Күрше хакы - тәңре хакы»... Иң якын күрше «ут күрше» булган. Чөнки, учакта ут сүнгәндә, тиз генә күршеңә кереп, күмер алып чыгу гадәте шундый атама барлыкка китергән. Динебез дә...
-
«Чибәркәй»ләр экология дәресе уздырды
Елның-елында шәһәребездә бик матур итеп «Татар егете», «Чибәркәй» бәйгеләре уздырыла. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: ул елдан-ел уңышлырак, эчтәлеклерәк була бара. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның тышкы кыяфәтләренә, киемнәренә генә түгел, ә эчке дөньяларының матурлыгына, күңел байлыкларына, фикер сөрешләренә күбрәк игътибар итә башлады. Быел бәйгенең экология темасы белән бәйле булуы катнашучы кызларны...