27 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Конкурска
Элек үзе дә белмәгән Колхозлар таралыр алдыннан профкомга ике путевка килә, санаторийга бару өчен! Уттай кызу эш өсте булган август аенда колхозчының, ял итим дип, санаторийларга барып йөрер чагы түгел. Эзләп-эзләп тә кеше таба алмагач, элекке механизатор, 70нең өске ягындагы Гаяз бабайга ялыналар. Гомерендә санаторий дигәненең нәрсә икәнен күрмәгән, белмәгән...
-
Бәйрәм белән!
Кадерле әниләр һәм әбиләр! Сезне ихлас күңе-лемнән Аналар көне белән котлыйм! Әниләр - тормышыбызда иң кадерле, газиз кешеләр. Ана мәхәббәте дөньяга аваз салган беренче көнебездән башлап, безне саклап килә. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, әниләр өчен без барыбер бала. Әниләрнең җылы сүзенә, яхшы киңәшләренә без гомер буе мохтаҗ. Бу бәйрәм көнендә...
-
Бер айдан ким вакытыгыз калды
Буаларга кемнәр бара? Вәгъдә ителгәнчә, «Туган як»ка язылган кешеләр арасында Буа сатира театрының «Пәри» дигән шоу-концертына һәркайсы икешәр кешелек биш чакыру билеты уйнаттык. «Пәри»гә барырга теләп, аерым исемлеккә теркәлгән җиде кешенең бишесенә бәхет елмайды. Менә алар, отыш ияләре: Хәмәтвагыйз Шакиров (Бакый Урманче урамы, 29), Фәридә Сәләхова (Октябрьнең 50 еллыгы урамы,...
-
Иң яхшы янгын сүндерүче
Нижний Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округының иң яхшы янгын сүндерүчеләрен - «Созвездие мужества» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында Түбән Камадан Яков Тазов та бар. Яков Григорьевич менә унсигез ел инде «Нижнекамскнефтехим» тер-риториясендәге 47нче янгын сагы частенда эшли. 2012 елдан башлап, янгын сүндерүчеләрнең һөнәри осталык конкурсларында өч мәртәбә - республика,...